Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Дустыма хатыны белән хыянәт иттем

Күзенә күренергә оят

Дамир белән без якын дуслар. Элек күрешмәгән, сөйләшмәгән көн юк иде. Ә хәзер мин аннан качып йөрим, Дамирның күзенә күренергә оят.

Бервакыт Дамир юыну бүлмәсенә ремонт ясарга чакырды. Бу өлкәдә белгеч буларак, күп эшне үзем башкардым. Дамир хатыны белән ярдәм итеп торды. Эш арасында салып та алдык. Ярыйсы гына исертте. Әмма аңа карап кына эш тукталмады.

Кранны тоташтырганда, бер деталь җитмәве ачыкланды. Дамир шуны алырга дип кибеткә чапты. Шул арада хатыны белән аш бүлмәсенә кереп утырдык. Тагын салдык. Дустымның хатынын ничек кочаклап үбеп алганымны аңламыйча да калдым. Башта каршы килгән булды да, соңыннан үзе дә миңа тартылды. Барысы да аш бүлмәсендә булды. Шулай итеп, мин – дустыма, ул иренә хыянәт иттек...  

Дамир кайткач, тиз генә эшемне тәмамладым да, өйгә кайтып киттем. Дамир алдында шундый уңайсыз. Без – гаилә дуслары, хатыннар да гел аралаша. Тиздән Дамирның туган көне, безне кунакка чакырачаклар. Үземне ничек тотарга? Сүз дә юк, аны-моны сиздермәскә кирәк. Тик элеккечә дә яшәп булмаячак.

Фото: pixabay.com

Исемем редакция өчен генә

Тулырак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев