“Элекке сыйныфташлар күрмәмешкә салышалар...”
Ә сездә ничек
Мәктәп еллары – кеше гомеренең иң якты истәлекләргә бай вакыты. Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керү. Беренче мәхәббәт. Сыйныфташлар. “Ике”леләр алу. Дәресләрдән качып кайтулар...
Сыйныфташлар белән юллар аерылгач та, һәрвакыт элемтәдә торырга сүз бирүчеләр арасында вәгъдәсендә торучылар вакытлар узу белән кими. Гомумән, аралашу бөтенләй калмый дисәк тә була. Моның төп сәбәбе нәрсә? Нигә һәр икенче очраган кешене шушы сорау борчый? Кемдер күңеленнән сыйныфташларын кысрыклап чыгарган, кемдер исә социаль челтәрләр аша аларны эзләп таба. Сорауга җавап табу өчен мәктәпне тәмамлаган гап-гади кешеләрдән белештем, гел йолдызлардан гына сораштырмыйлар инде.
Айгөл Хуҗиева, 34 яшь:
– Сыйныфташлар белән аралашу кияүгә чыгу сәбәпле кимеде. Урамда күрсәм, әлбәттә, барып исәнләшәм. Мәктәпне тәмамлагач, сыйныфташлар белән еш очрашулар оештыра идек, ә хәзер алар кимеде. Аралашу чын дуслар арасында һәрчак саклана һәм аның кимүе – тормыш мәшәкатләре дип уйлыйм.
Ләйсән Хәйруллина, 20 яшь:
– Кайбер классташлар белән мәктәпне бетергәннән үк аралашкан юк. Очрашуларны һәр җәй саен оештырабыз, әмма, билгеле, барлык кеше дә килми. Кайберләре урамда күрсәләр дә, күрмәмешкә салышалар... Минемчә, дуслыкны саклап калу өчен, бер-береңне онытып бетермәскә, һәрвакыт аралашып-очрашып торырга кирәк.
Мәсхүт Гарифуллин, 63 яшь:
– Бергә укыган дуслар белән аралашу төрле сәбәпләр булу белән кимеде. Әйтик, егетләрнең армия сафларына китүе, укуны төрле югары уку йортларында дәвам итү, Татарстанның төрле төбәкләренә таралу. Еш очрашмыйбыз, әмма быел җәй җыелып алдык. Кайбер сыйныфташлар белән күрешкәндә “Исәнмесез!”, “Сау булыгыз!” дигән сүзләр генә әйтәбез. Хәзер интернет заманасы, социаль челтәрләр аша аралашырга тырышабыз.
Рәйсә Шаһидуллина, 45 яшь:
– Классташлар белән аралашырга тырышам. Үзебезнең ватсап группасы да бар. Очрашуларга килгәндә, быел җыелырбыз дип уйлаган идек, пандемия сәбапле, барып чыкмады. Очрашуларга барыбыз да килеп бетә алмыйбыз, чөнки һәркайсыбыз илнең төрле якларына таралышкан. Ярославль, Мәскәүдә яшәүчеләр дә бар. Аралашмауның төп сәбәбе һәркемгә таныш проблемалар, әйтик, эш урыннары, яшәү җирен үзгәртү һәм, әлбәттә, тормыш мәшәкатьләре.
Ә сез бергә укыганнар белән күрешәсезме, һичъюгы, “сыйныфташлар” – социаль челтәрләрендә табышасызмы?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев