Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Фирдүс Тямаевка медаль, ә Салават Фәтхетдиновка орден биргәннәр

Җырчы бу хакта белмәгән

Бүген Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевка ТАССРның 100 еллык юбилее хөрмәтенә медаль биргәннәр.

Җырчы бу хакта алдан белмәгән. Кичә кич белән Нурлат районы хакимиятеннән шалтыратып, бүләкләү тантанасына чакырганнар.

– Горурланып кайттым. Мин үз туган ягымның патриоты. Халкым өчен янып яшим. Коронавирус вакытында онлайн концертлар куярга тырыштым. Халык рәхәтләнеп ял итсен, дидем. Кайда гына булсам да, Норлат күңелемдә. Җитәкчеләргә рәхмәт. Мине зурлаганнары өчен, Аллаһы Тәгалә аларны олыласын, – ди Фирдүс.

– Баштарак өлкәннәр арасында утырганда, кыенсынган да идем. Аннары исә, чакырганнар икән, нигә уңайсызланам әле дип үземне тынычландырдым. Бүләкне яшь вакытта алу күңелле. 60ка җиткәч, бәлки мин башка Тямай булырмын. Әлегә мин булганыннан бик канәгать, ди җырчы.

Ә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, «Салават» яшьләр үзәгенең сәнгать җитәкчесе Салават Фәтхетдинов «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев