Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

"Гафу ит, әти, әйтелмәгән сүзләр бик күп калды"

Рөстәм Нәбиев әтисенең үлеме сәбәбен әйтте

Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиевнең гаиләсенә кайгы килүе - аның әтисе вафат булуы турында язган идек. Блогер кичкә таба телеграм каналын укып баручылар белән элемтәгә кергән һәм әтисенең вакытыннан алда гүргә керүенең сәбәбен әйткән. Рөстәмнең якын кешесе йөрәк белән китеп барган. 

Рөстәм телеграм каналына әтисенең соңгы видеосын да урнаштырган. 

«Безнең соңгы очрашуыбыз. Гафу ит, әти, әйтелмәгән сүзләр бик күп калды. Бик күп нәрсәләрне күрергә өлгермәдең. Елыйм…» - дип яза ул.

Рөстәм Нәбиев бер әңгәмәсендә әнисенең үлемендә гаепле булган әтисен кичерүен сөйләгән иде. Соңгы вакытта әти белән ул бик якын аралашты. 

Барлык дуслары да Нәбиевләр гаиләсенең кайгысын уртаклаша. 

Бу хакта тулырак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев