“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасында “Комсомолдан аерылмыйм“ дигән яңа рубрика игълан итәбез
Быел Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге, ягъни комсомол оешуга – 100 ел. 29 октябрьдә беренче Бөтенроссия эшче һәм крестьян яшьләр берлеге съезды Россия коммунистик яшьләр берлеге төзү турында карар кабул итә.
Хәзерге яшь буын комсомол сүзенең мәгънәсен аңлап җиткермәсә дә, ул урта һәм өлкән буын өчен яхшы таныш. Бик күпләр үзләре үк комсомол әгъзалары булдылар һәм аның эчендә кайнадылар.
Комсомол яшьлеге, пионер балачагы... Бу төшенчәләр патриотлык хисләре, изге эшләр башкаруга омтылыш, яхшыга өметләнү дигәнне аңлата.
Комсомолның бер гасырлык юбилее алдыннан “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы битләрендә “КОМСОМОЛДАН АЕРЫЛМЫЙМ“ дигән яңа рубрика игълан итәбез. Комсомол елларыгыз, изге гамәлләрегез, шушы чордагы тугры дусларыгыз турында хатирәләр яңартыгыз әле, газета укучыларыбыз. Истәлекләрегезне альбомда сакланган фотосурәтләр белән дә баетуыгыз сорала.
Хатларны һәм фотоларны түбәндәге адреслар буенча көтәбез: Әгерҗе, К.Маркс урамы, 8. Электрон почта: agr-vesti@mail.ru. 22962 телефонына шалтыратсагыз, сезнең хатирәләрне үзебез дә язып алабыз.
20 октябрьгә кадәр сездән хатлар һәм фотолар көтәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев