Әгерҗе районында бер көндә ике кеше суга батып үлде
27 июнь көне район тарихына кара хәрефләр белән язылыр. Бу көнне суда ике кешенең гомере өзелде.
Төнлә Үтәгәннең Бима елгасында әлеге авыл кешесе бата. 55 яшьлек ир салмыш хәлдә су коенырга киткән була. Иртән аны өендә тапмагач, туганнары Әгерҗе коткаручыларына шалтыраталар. Сәгать 10да авыл халкы әлеге ирнең гәүдәсен таба һәм полиция хезмәткәрләренә хәбәр итә.
Көндезге сәгать берләр тирәсендә Кадыбаш буасындагы фаҗига турында хәбәр килеп ирешә. Анысында 12 яшьлек яшүсмернең батуы турында әйтелә. Су коенган вакытта дуслары аны күздән югалталар. Фаҗига урынына Исәнбай янгын сүндерү посты, полиция хезмәткәрләре һәм волонтерлар килә. Коткаручылар килгәнче малайның гәүдәсен судан чыгаралар.
- Саннар күрсәткәнчә, 1 июньнән соң Татарстан сулыкларында 20 кеше һәлак булган, шуларның 2се – бала. Соңгы биш елда Әгерҗе районында ел саен 4-5 кеше суга батып үлә. Төп сәбәп – икәү. Салмыш хәлдә суга керү һәм балаларның зурлардан башка гына су коенуы, – ди 101нче янгын сүндерү-коткару часте начальнигы Александр Парфенов. – Кагыйдә буларак, спиртлы эчемлекләр кулланганда кан тамырлары киңәя. Кисәк кенә салкын суга кергәндә көзән җыеру барлыкка килә, хәтта йөрәкнең кисәк туктавы бар. Балаларны караучысыз калдырмау – исбатлау таләп ителми торган хакыйкатьтер, минемчә. Бергә таныш җирдә су кергән очракта да аларны күз уңыннан югалтырга ярамый.
Мондый фаҗигаләр су коену өчен билгеләнмәгән урыннарда ешрак була. Кызганыч, безнең районда махсус җиһазландырылган пляжлар юк. Ә сулыклар бик күп. Бу очракта нишләргә соң? Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышында һәр авыл җирлегендә халык күпләп ял итә торган урыннарны хокукый акт нигезендә билгеләү һәм аларда пляжлар булдыру, вакытлыча коткару постлары оештыру турында карар кабул ителде. Моны эшләү мөмкин булмаса, “Су керү тыела!“ дигән кисәтүле аншлаглар урнаштырырга кирәк. Авыл җирлекләре башлыклары халык арасында аңлату эшләре дә алып барырга тиеш. Ә коткаручылар су объектларына патруль оештырырга бурычлы.
Ә без тагын бер тапкыр суда үзеңне тоту кагыйдәләрен исегезгә төшерәбез:
- махсус билгеләнгән урыннарда гына су коеныгыз;
- суга кергәндә үз көчегезне дөрес бүлегез;
- таныш булмаган урыннарда чуммагыз;
- салмыш хәлдә суга кермәгез;
- балаларның үзләрен генә сулыклар янына якын җибәрмәгез;
- балагызны йөзәргә өйрәтегез.
Екатерина САМСОНОВА.
Асия Корбангалиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев