Әгерҗе районында бер көндә ике кеше югалган
Якшәмбе кичке сәгать бишләр тирәсендә Бердәм диспетчерлык үзәгендә Салагышта 77 яшьлек бабай югалуы турында хәбәр алына.
Фәйзрахман Габидуллин иртәнге сәгать 9 тирәсендә күршесе белән Салагыш һәм Алмалы арасында урнашкан “Насосный“ базасыннан ерак түгел гөмбәгә киләләр. Берникадәр вакыттан соң юлдашын күздән югалткан күрше абзый аны эзләргә тотына. Әмма Фәйзрахман ага суга төшкәндәй юк була. Бу турыда туганнарына хәбәр итеп бергәләп эзләсәләр дә, нәтиҗә булмый.
Диспетчерлык үзәгенә хәбәр иткәннән соң авыл җирлеге җитәкчелеге, полиция вәкилләре, янгын-коткару гарнизоны, урман хуҗалыгы, “Кичке Таң“ заказнигы хезмәткәрләре, волонтерлар, Казанның “Лиза Алерт“ һәм Чаллының эзләү отрядлары эшкә керешәләр. 20 квадрат чакрым урманда төн буе эзләү эшләре алып барыла.
Югалган гөмбәченең үле гәүдәсенә дүшәмбе иртәнге сәгать уннар тирәсендә генә тап булалар. Хәзерге вакытта үлем сәбәпләре ачыклана.
Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре халыкны урманга барган очракта аеруча сак булырга чакыра. Ялгыз гына йөрмәскә, иптәш белән барганда, аннан аерылмаска киңәш итәләр. Үзегез белән телефон, фонарь алыгыз, әгәр булса сумкагызга сигнал бирүче ракета да салыгыз, диләр. Җылырак киенергә дә онытмагыз.
Ххх
Якшәмбе кич “Кичке Таң“ заказнигы хезмәткәрләре директорлары Руслан Мәннапов һәм “КамАЗ“ җәмгыяте аучылары белән берлектә югалган балыкчыны эзләүдә катнашалар.
Можгадан килгән әтиле-уллы балыкчылар Кичкетаңнан ерак түгел Иж елгасында балык каптырырга уйлыйлар. Әти кеше көймәсенә утырып елгага кереп китә һәм югала. 4 сәгать эзләсә дә улы аны табалмый. Чарасызлыктан нишләргә белмәгән яшүсмер ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Балыкчыны кичке сигезенче яртыда сау-сәламәт килеш табалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев