Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Әгерҗе районында булган өч янгында да кеше гомерләре өзелде

Җиде көн эчендә Әгерҗе районында өч янгын булды. Аларның барысында да кеше гомерләре өзелде.

10 апрельдә Пеләмештәге янгын бер ир-атның гаебе аркасында чыга. Ул үз-үзенә ут төртә дә гаражга керә. Исәнбай янгын сүндерү часте хезмәткәрләре килгәндә гараж көлгә әйләнгән була. Ут телләре йорт һәм башка каралты-кураларга күчми.

Якшәмбе, 14 апрельдә, төнге уникенче яртыда Әгерҗедә Лесопильная урамы 4а йортында да янгын чыга. Әгерҗе янгын сүндерүчеләренең оператив эш итүләре нәтиҗәсендә башка фатирларга зыян килми. Ә менә фатир хуҗабикәсе – 70 яшьлек пенсионерны коткарып кала алмыйлар. Фаҗига тәмәке төпчеген сүндермәү аркасында чыккан дип фаразлана.

17 апрельдә, чәршәмбе, иртәнге сәгать 8ләр тирәсендә янгын сүндерү частена Биектау авылында янгын чыгуы турында хәбәр алына.

Әгерҗе, Тирсә, Кодаш янгын сүндерүчеләре килгәндә йортны, каралты-кураларны ут телләре камап алган була. 76 яшьлек хуҗабикә дә ут эченнән чыга алмыйча һәлак була.

Янгыннар чыгуның сәбәбе ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев