Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Әгерҗедә Чечняда һәлак булганнарны искә алдылар

Бу атнада Әгерҗедә Ченяда һәлак булганнарны искә алуга багышланган чаралар узды.

“Хәрби туганлык“ башлангыч оешмасы җитәкчесе урынбасары Рафаэль Садыйков җитәкчелегендә бер төркем хәрби хәрәкәт ветераннары Чечняда хәрби бәрелешләр вакытында яшьли гомерләре батырларча өзелгән Әгерҗедән Илдар Тукаев, Яңа Акхуҗадан Айрат Шабаев, Кырындыдан Раушан Фатыйхов каберләренә чәчәкләр салдылар, аларның әти-әниләре белән очраштылар. Илдар Тукаев исемен йөртүче 2нче мәктәптә кадетлар белән митинг уздырдылар.

Җиңү скверында хәрби хәрәкәт ветераннары хөрмәтенә куелган мемориаль ташка да чәчәкләр салдылар. Биредә хәрби хәрәкәт ветераннары катнашында митинг та узды.

Район Мәдәният сараенда Хәтер көненә багышланган тантаналы чарага Әфганстан һәм Чечняда хәрби бурычларын үтәгән райондашлар җыелган иде.

  • Чечняда 286 райондашыбыз хәрби бурычын үтәде. Шуларның өчесенең гомере канлы Чечня җирендә өзелде. 35ен туган якларга кайткач мәңгелеккә югалттык. Алар мәңге безнең күңелләрдә, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев.

Мәрхүмнәрне бер минут тынлык белән искә алдылар.

Гомерләре Чечняда өзелгән батырларның әти-әниләре Алик–Тәнзилә Тукаевлар, Фаиз–Айсинә Шабаевлар, Раушания Фатыйховага район башлыгының Рәхмәт хатлары, чәчәкләр, бүләкләр тапшырылды.

Район хәрби комиссары Илгиз Галиев, Казан кунагы – “Хәрби хәрәкәт ветераннары берләшмәсе“ оешмасы әгъзасы Рөстәм Равилов, әлеге чаараларны оештыруда зур өлеш керткән Рафаэль Садыйков та илләребез тыныч, күкләребез аяз булуын теләделәр. Яшь буынга мондый афәтләрне күрергә язмасын, диделәр.

Район Мәдәният сарае үзешчәннәре башкарган җырлар һәм биюләр залда утыручыларның күңел кылларын тибрәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев