Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Әгерҗедә яшәүче бер ханым мошенниклар кармагына эләккән

Әгерҗедә яшәүче бер ханым мошенниклар “кармагына“ эләккән. Аның “Совкомбанк“ картасындагы 15 мең сумны “чәлдергәннәр“.

Акчадан колак кагуның схемасы бик гади. Мошенник шалтыратып, үзен Саклык банкы хезмәткәре итеп таныштыра һәм картадан чит кешеләр акча салдырырга җыенганлыгын әйтә. Бу ханымның “Сбербанк“ картасы булмаса да, аны-моны уйлап тормыйча шалтыратучыга “Совкомбанк“ картасы номерын әйтә. Шул рәвешле, картадагы акчадан “җилләр исә“. Әлеге эш буенча җинаять эше кузгатылды.

Ә без тагын бер кат әгерҗелеләрне кисәтәбез. Банк картасы мәгълүматларын беркемгә дә әйтмәгез. Хәтта туганыгыз, якын дустыгыз исеменнән акча сорап шалтыраткан очракта да иң беренче аларның үзләренең телефон номерын җыеп мәсьәләгә ачыклык кертегез. Мошенниклардан сак булыгыз!

Валентина ДОЛЖЕНКОВА,

Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлеге юрисконсульты.    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев