Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Әгерҗедә яшәүче тыл һәм хезмәт ветеранына – 90 яшь тулды

Олуг юбилее көнендә котлаучылар күп булган

Әгерҗедә яшәүче хезмәт һәм тыл ветераны Маһинур ИБРАҺИМОВАга 90 яшь тулды.

Кырык бер еллык хезмәт стажы булган Маһинур апа электр челтәре җәмгыятендә 28 ел эшли. Башта контролер була, аннары – бухгалтер-экономист. Өч улының икесен югалтса да, күңел көрлеген югалтмыйча гомер кичерә.

Маһинур апа бакчасындагы җимлеккә чыпчыкларга ризык куеп, аларның чыркылдашып сыйлануын карап торырга ярата. Газеталар, китаплар укый.   

Олуг юбилее көнендә котлаучылар күп булган. Мәскәүдә яшәүче туганы җибәргән роза чәчәкләре янына туганнары Алмазия Сафиуллина, Эльвира Хафизова алып килгәннәре дә кушылгач, өй эче тагын да нурланып киткән. Әнә шулай матур чәчәкләр янәшәсендә күпләрнең изге теләкләрен ишетеп каршылады матур юбилей иртәсен хөрмәтле шәһәрдәшебез. 

Юбилей көнендә котларга килгән халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Альмира Зариповага ул эшләгән җиреннән фатир биргән, хәзер дә бәйрәм саен котлаучы җитәкчеләргә зур рәхмәтле булуы турында шатланып сөйләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев