Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Әгерҗелеләр, сак булыгыз, түбәдән кар төшү куркынычы зур

Һава торышы җылы булу сәбәпле, түбәләрдән кар төшүкурыкынычы зур дип кисәтә “Идарәче компания“ җитәкчелеге.

Шуңа да күпкатлы йортлар һәм учреждение, биналар, сәүдә үзәкләре, мәктәп һәм балалар бакчалары яныннан узганда сак һәм игътибарлы булуыгыз сорала.

Әлеге объектлар өчен җаваплы җитәкчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең бу мәсьәләгә җитди караулары таләп ителә. Кар яки боз сөңгеләре төшеп, башка төр бәла-каза килеп чыгарга да мөмкин. Әлеге бәхетсезлек очракларын булдырмый калу максатыннан түбәләрдән карларны төшерергә, халык күп йөри торган урыннарда һәм объектларның керү-чыгу юлларына кисәтүче ленталар сузарга кирәк. Бу юнәлештә районда эшлиләр дә инде.

24141 бердәм телефон номерына шалтыратып, кеше тормышына куркыныч янаган һәртөрле мәгълүматны хәбәр итәргә дә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев