Әгерҗелеләрне кисәтәләр: коры үлән яндырсаң – штраф
Физик затларга – 2-3, вазифаи затларга – 6-15, эшмәкәрләргә 20-30, юридик затларга 150-200 мең сум.
Кар эреп, җир-су кибә башлауга күпләр узган елдан калган коры үләнне яндыра башлыйлар. Әмма күпчелек очракта зур янгыннар чыгуга төп сәбәпнең нәкъ менә әлеге кечкенә генә ут икәнен аңламаучылар да бар шул.
Шул рәвешле, табигатькә, хуҗалыкка, сәламәтлеккә, хәтта кеше гомеренә дә куркыныч яный. Төрле төбәкләрдә әледән-әле булып торган мондый аяныч хәлләр корыган үләннәрне яндырырга яратучыларга сабак булсын иде.
Халык арасында коры үләнне яндыру файдалы, ул яңасының үсешен яхшырта, туфрак көл белән ашлана дигән фикер яши. Чынлыкта исә, бу бөтенләй башкача. Черемә барлыкка килүнең табигый процессы бозыла, шул рәвешле туфракның уңдырышлылыгы кими.
Кайберәүләр исә учакны карап, саклап торганда бернәрсә дә булмый дип уйлыйлар. Әмма үлән буенча күз ачып йомганчы таралучы утны бер генә кеше сүндерә алмаячагын истән чыгармагыз.
ТЫЕЛА:
- куак-агачлар, корылмалар янында коры үлән яндыру;
- чүп һәм учак ягу;
- балаларның шырпы белән уйнаулары;
- сүндерелмәгән шырпы һәм тәмәке төпчеген ташлау һәм башкалар.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга штраф та салына. Физик затларга – 2-3, вазифаи затларга – 6-15, эшмәкәрләргә 20-30, юридик затларга 150-200 мең сум. Янгынга каршы махсус режим кертелгән чорда штраф күләме бермә-бер арта.
Коры үлән яндыручыларны, кайдадыр янгын чыкканын күрсәгез, шунда ук янгын сүндерүчеләргә 01, 101, 112 телефоннарына хәбәр итегез.
Айрат ШӘЙДУЛЛИН,
күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев