«Ялгызың мунча керергә ярамый, дигән сүзләрне ишетеп үстем. Дөрес икән...»
Борынгылар сөйләвенә барыбер колак салырга кирәк..
Ялгызың мунча керергә ярамый, дигән сүзләрне мин дә кечкенәдән үк ишетеп үстем. Ул гына да түгел, мунчада булган хәлләр турында сөйләнгән хикәятләрне дә байтак ишеттем. Шулай да кайвакыт кичләрен дә, төнгә каршы да ялгыз гына мунчага баргаларга туры килә шул. Бу юлы да шулай булды.
Кичке тугызлар тирәсе. Кечкенә улым белән әтисе мунчаны бергә керделәр, миңа иптәш калмады. Алмаш киемнәремне, сөлгене җилкәмә салып мунчага киттем. Бүген узган көнемнең файдалы узуын уйлый-уйлый, сөенә-сөенә мунчалага сабын ышкыйм. Тәнемне югач, башыма су салам, җайлап кына шампунь тамызам. Күзләрем йомык. Ләүкәдә торган чүмечне йомык күзләр белән генә капшап табам... Кулыма алыйм дисәм, миңа аны кемдер кулыма биргәнен сизәм...
Бәй, мин бит мунчага ялгызым гына кердем! Тәннәрем чымырдап китте, башыма кан йөгергәнен сизәм, “бисмиллаһ” дип берничә тапкыр кабатлыйм. Куркыныч! Кычкырып җибәрсәм дә, ярамас кебек. Башыма су койдым, күзләремне шар ачып, як-ягыма карыйм. Бер кеше дә юк. Бәлки тоелгандыр, дип үземне юатам. Тик барыбер тынычлыгым югалды. Баштан-аяк тагын бер коендым. Шунда тагын каршы як стенага игътибарым төште. Минем шәүләдән кала, анда тагын бер шәүлә юына! Сиздермәдем. Әкрен генә юындым да, үземне тыныч тотарга тырышып, мунчадан чыгып сыздым.
Нинди генә хәл килеп чыкса да, башка ялгызым гына мунчага бармыйм. Борынгылар сөйләвенә барыбер колак салырга кирәк!
Индира Сәйфуллина, Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев