Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

«Ирем икенче хатыннан туачак балаларны бергә үстерик, ди…»

Безгә нишләргә?

"Ирем белән ун ел яшибез. Тик балабыз юк. Иремнең ничек бала теләгәнен күреп, күңелем әрни. Икенче хатынга өйләнеп, балалар үстер, дим дә, тик ул аерылышырга теләми. Балаларымны синең белән үстерәсем килә, “талак” әйтмим, аерылышмыйбыз, ди. Безгә нишләргә?" дип яза С. Мәхмүтова.

Сорауга башкалабыздагы “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин җавап бирде:

– Монда кеше үз соравына үзе җавап биреп бетергән инде. Биредә, аңлавымча, күңел әрнүе турында гына сүз бара. Бала булмауга күңеле әрнегәнгә, иренең бала теләвен күреп торганга, чыгу юлын тәкъдим иткән, аерылам, икенче хатын ал, дигән. Ире аерылырга теләми икән, хатын үз өстендә булган бөтен җаваплылыкны төшереп бетерде дигән сүз.  Ир кешенең теләге, җае бар икән, билгеле, икенче хатын алырга мөмкин. Шуңа күрә монда әллә ни зур проблема күренми. Әгәр хатын-кыз шушы уй-әрнү белән килешеп яши алмый, барыбер аңа авыр икән, мондый очракта үзе аерылырга барсын,  үзе аерылсын. Ахыр чиктә ир, хатынсыз яшисе килмичә, башкага өйләнер.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев