Ижау кешеләренә браконьерлык өчен штраф салынды
Күптән түгел Әгерҗе районы прокуратурасы браконьерлык белән шөгыльләнгән ике Ижау кешесенә карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады.
Узган елның ноябрендә Удмуртия кешеләре Иж елгасы акваториясендә ятьмә ярдәмендә законсыз рәвештә 24 данә балык тоталар. Китерелгән зыян 14 мең сум тәшкил итә. Җинаять кылучылар үзләренең гаепләрен тулысынча таныдылар.
Суд аларның һәрберсенә 20 мең сум күләмендә штраф салу җәзасын бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев