«Каенанасы елый-елый килененә рәхмәт укый...»
Күңел байлыган байрак итеп
Тормышта төрле хәлләр була. Әмма нинди генә очракта да чын Кеше булып кала белергә кирәк. Яшәештән алынган түбәндәге хәлләр – шуңа ачык мисал.
...Танышларыбыз ун ел яшәп, ике балалары тугач тавыш-тынсыз гына аерылыштылар. Икесе дә яңа гаиләләр кордылар. Шуңа карамастан, балалар тәрбияләү кебек четерекле мәсьәләләрдә әле дә киңәшләшеп, аралашып яшиләр.
Күптән түгел олы кызлары кияүгә чыкты. Кәләш йортындагы туйга да, яңа кодалар ягындагы туй мәҗлесенә дә кызның әтисе дә, әнисе дә яңа пары белән килде.
...Авылда 60 ел бергә яшәгән гаиләдә башта хатыны, аннан ире, бер-бер артлы фани дөньяны калдырып, бакыйлыкка күчтеләр. Бар мал-мөлкәтләрен аларны тәрбия кылуга күп вакытын сарыф иткән олы кызларына васыять итеп калдырганнар. Тиешле вакыт үткәч, кызлары, өйне сатып, акчасын сеңлесенә дә, энесенә дә тигезләп бүлеп биргән.
– Без моңа кадәр дә бик дус, тату яши идек. Хәзер туганлык җепләребез тагын да ныгыды. Энем машинасы белән кая кирәк, шунда йөртә. Сеңлем бөтен зур эшләремә булыша. Иң мөһиме, күңелем тыныч, яшәвем тагын да күңеллерәк хәзер минем, – ди киң күңелле, юмарт авылдашым.
...Гомер-гомергә аралашып йөргән ике күрше кода-кодагыйга әйләнәләр. Яшьләр шәһәргә күченәләр. Унбиш ел яшәгәч, гаилә башлыгы вафат була. Ире вафатыннан соң да авылга кайтканда килене иң беренче каенанасы янына кереп хәлен белә. Үз әнисенә кадәр каенанасы янына керүенә күпләр аптырый.
– Әни шулай куша. Минем балам исән, кодагыйныкы кара җир астында ята. Син кайтып безгә кереп киткәндә аңа бик авыр булырк, үзен ташланган итеп хис итәр, ди. Мин аңа болай да керер идем, әмма әни әйткәне, чыннан да, дөресрәк бит, – ди ул.
Ә каенанасы елый-елый килене белән кодагыена мең рәхмәт әйтә, иң изге теләкләрен тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев