Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Казанда 1 яшьлек малай гадәти булмаган дус тапкан: «3 көн күрешми торсалар, нишләргә белмиләр» (ВИДЕО)

Дусты Бабак кушаматлы

1 яшьлек малай индоутка белән дуслашкан: «3 көн күрешми торсалар, нишләргә белмиләр»
Казанның Константиновка бистәсендә яшәүче 1 яшьтә 8 айлык Әмир Фатыйхов индоутка белән дуслашкан. Дөресрәге, Бабак кушаматлы индоутка аны үзе якын иткән.

– Үз йортыбыз белән торгач, кош-корт асрыйсы килде. 20 йомырка сатып алып, улларым ясаган инкубаторда үрдәк чыгарырга булдым. Ни гаҗәп, бер генә кош чыкты. Бәпкә ишегалдында кечкенә улым белән бергә үсте. Икесе бер табакта суда да коеналар иде, – ди Әмирнең әнисе Ландыш. – Индоутка үссә дә, Әмирне онытмады. Өч көн күрешми торсалар, ул нишләргә белми. Икесе куышлы уйныйлар. Көзгә кергәч, суярбыз дигән идек. Улымның дусты булгач, иремнең кулы бармады. Үзем дә кызганам. Без аны кышка тавыклар белән бергә калдырырга булдык. Бала белән индоутка арасында шундый дуслык барлыкка килер дип уйламадык та. Аларның бер-берсен сагынуларын күреп шаккатабыз. Бабак нидер сөйләшкәндәй итә, улымны күрсә, шатланып, канатларын кага.

Кечкенә Әмирнең тагын өч абыйсы бар. Ишегалдына чыксалар, индоутка әтиләрен дә, өч абыйсын да таларга килә, ә менә Әмир белән әнисенә тими икән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев