Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Кинәт кенә йөрәге тибүдән туктаган Рәфискә нибары 40 яшь кенә иде...

Рәфис Бәдретдинов истәлегенә

Исәнбай Мәдәният йортында бергә эшләгән хезмәттәшебез Рәфис Бәдертдиновның 2002 елның 22 октябрендә кинәт кенә йөрәге тибүдән туктады. 40 яшь кенә иде әле үзенә... 

ӘТИСЕ ИСТӘЛЕГЕНӘ
Нәкъ 20 елдан соң аның улы Ринат иҗатташ дуслары белән авыл халкын “Кайтам әле“ исемле концертка җыйды. Залда алма төшәр урын да юк. Бу авылдашларның киңкырлы талант иясе – җырчы, баянчы, синтезатор, курайда уйнаган, тапкыр сүзле, якты күңелле авылдашыбыз Рәфискә, шундый ук бик сәләтле театр артисты, оста алып баручы улы Ринатка хөрмәте билгесе иде.
Ринат БӘДРЕТДИНОВ – бүгенге көндә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры артисты, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты... Очрашу да нәкъ менә театрның танылган артистлары Диләрә Кәримуллина, җәмәгате – Татарстанның атказанган артисты Чулпан Бәдертдинова чыгышлары белән башланып китте. Бу кызлар сәхнә өчен генә туганнардыр! 
Күңелләрне гамьгә төреп, күзләрне яшьләндергән мизгелләр дә күп булды.
Китә казлар, китә казлар,
Китә казлар Донбасска.
Мин дә уйлап торам әле
Шул казлардан калмаска... дип сузды халык җырын моңлы тавышлы Ринат.
Шагыйрь Әнгам Әтнабаевның тирән мәгънәле шигырьләрен укыганда, әниләр турында җыр башкарып әнисе Вәсиләгә оныгы чәчәкләр гөлләммәсе бүләк иткәндә ирексездән күзләргә яшь килде...
–    Исән булса, быел әткәйгә 60 яшь тулар иде... Мин сезне аның юбилеена җыйдым! – дип әтисе яратып башкарган җырларны да яңартты Ринат.
Кичә җырлар, кызык хәлләр, хатирәләр белән үрелеп барды. 
–    Без үскәндә авыл гөрләп тора иде. Дүрт якта дүрт ферма, кирпеч заводы, тегермән, хастаханә, мәктәп, балалар бакчасы... Без шундый вакытта үстек. Без күп идек... Уйный идек... Күңелле иде. Ул чакларда өлкәннәр дә капка төпләрендә дөнья хәлләрен сөйләшеп утыралар иде. Хәзер менә шул аралашу җитми безгә. Күңел эзләнә... Менә шул бушлыкны тутырырга, сезнең белән гөрләшеп, серләшеп алырга дип кайттык та инде без, авылдашларым! – дип авыл турында матур җырларын башкарды Ринат.

ДУСЛАР БУЛУ – ЗУР БӘХЕТ
Әйе, ул – елга агышыннан, чишмә челтерәвеннән моң алып, иген кыры җырын, урман шавын тыңлап, су буенда төшкән серле ак томаннарга уралып үскән авыл малае. Безнең авыл малае! Әтисе янында сәхнәдә бөтерелеп үскән егетнең белем алырга Алабуга мәдәният-агарту көллиятенә китүе беребезне дә гаҗәпләндермәде. Ә менә 20 елдан соң очрашуга Ринатка белем биргән укытучының  кайтып, сәхнәдә талантлы укучысы турында җылы сүзләр әйтүе соклану хисе уятты. Мондый җылы сүзләр, матур истәлекләр күп булды концертта. Алабуга, Чаллы, Минзәләдән, районнардан килгән дуслары, хезмәттәшләре, иҗатташлары һәрберсе Ринат белән бәйле матур хатирәләр яңарттылар. Сәхнәдәш дусларының чыгышлары берәүне дә битараф калдырмады. Шундый дусларың булу – үзе бер бәхет ул! Башкача булуы мөмкин дә түгелдер инде... Үзе дә бит коеп куйган әртис! “Кайчан үзеңдә артистлык сәләтеңне сиздең?“ дигән соравыма да, уйлап  тормыйча: “Кечкенә чактан ук!“ – диде. 

Чыннан да, сүзгә аптырап тормый Ринат. Осталыгы таң калырлык! Мәктәптә укытучы Гөлназ Хуҗина оештырган түгәрәктә театр куеп йөрүләрен, Алсу Латыйпованың җыр-моң дөньясына алып керүен, тәүге укытучысы Фәридә Җәмилеваның белем иленә сәяхәткә алып чыгуын, аларга бик рәхмәтле булуын да җиткерде Ринат.
Моннан биш ел элек “Мин һаман да шул ук әле...” исемле программа белән кайткан иде авылдашым. Әйе, ул быел да шул ук Ринат! Уйный, көлә, шаян сүзләр әйтеп куя, шук... Тик, елмаюы артында – җитдилек. Шуклыгы артында – тормышка үзгә караш. Һөнәри яктан үскән, рухи күтәрелештә булган, бераз гына олпатлык кергән  чып-чын театр артисты белән очраштык без бу кичтә. Һәм ул – авылыбызның тарихка кереп калачак тәүге театр артисты Ринат Бәдертдинов! 

ТЕАТР – ҮЗЕ БЕР ТОРМЫШ
Сорау арты сорау яудырдым мин аңа. 
–    Театр синең өчен нәрсә ул?
–    Театр – үзе бер тормыш, серле дөнья. Тормышта бер төрле кеше булсаң, ә сәхнәдә йөз төрле образга кереп үзеңә яңалык табасың...
–    Иң яратып уйнаган ролең?
–    Рольләрем күп, 40-50 тирәсе. Барысын да яратып уйныйм. Ә иң җаваплысы, катлаулысы “Мөһаҗирләр”спектаклендә Сафа роле булды. Театрда эшләү дәверендә Татарстанның һәр районында, күп авылларда булдык. Гастрольләр белән Башкортостан, Мәскәү, Ярославль, Төркиягә кадәр бардык. Әле күптән түгел Чечняның Грозный шәһәрендә булып кайттык.
–    Яраткан шөгыльләрең...
–    Үзем өчен генә баянда уйныйм. Туйлар, юбилейлар алып барам. Чөнки кешеләргә бәйрәм ясап, аларның кәефләрен күтәрү минем үземә дә яшәргә көч бирә. Балыкка йөрү дә – яраткан шөгылем. Гаиләм белән ял итәргә чыгуны да традициягә керттек. 
Авылга кайтып әнисенә булышырга, туганнарының хәлен белергә, зиратка барып әрвахларга дога ирештерергә, каберләрен чистартып, карап торырга да өлгерә әле ул. ...“Кайтам әле...” концерты тәмам. Бер кайту, бер кич, бер очрашу, бер концерт...  Никадәр хис, сөенеч, рәхмәт алкышлары, яңалык, танышу, табышлар! Рәхмәт сиңа, авылымның игелекле улы!
Әлфирә НИЗАМОВА.
Исәнбай авылы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев