Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Кырмыскадан ничек котылырга

Бакчачылар кырмыскалардан котылуның менә нинди юлларын тәкъдим итәләр: · "Муравьин" порошогы, "Великий воин" геле бик файдалы. · Горчица яки кызыл борычның порошогын сибәм. · Бер кило тозны өч литр суга салып сибәргә кирәк. Әмма бу ысулны еш кулланырга ярамый. Ул яшелчәләргә зыянлы. · Кырмыскаларны юк итәргә уксус та ярдәм итә....

Бакчачылар кырмыскалардан котылуның менә нинди юлларын тәкъдим итәләр:

· "Муравьин" порошогы, "Великий воин" геле бик файдалы.

· Горчица яки кызыл борычның порошогын сибәм.

· Бер кило тозны өч литр суга салып сибәргә кирәк. Әмма бу ысулны еш кулланырга ярамый. Ул яшелчәләргә зыянлы.

· Кырмыскаларны юк итәргә уксус та ярдәм итә. Бер литр уксусны өч литр суга салып, ояларына сибәсең. Лимон кислотасы булса, җиде пакет кислотаны ике литр суга салып эретергә һәм ояларына салырга кирәк.

· Көнбагыш мае да кырмысканың дошманы булырга мөмкин. Әмма шешәдәге майны агызып кына кырмыскадан котылу мөмкин түгел. Табада бәрәңге яки кәтлит кыздырганнан калган кайнар майны кырмыска оясына сипсәң, алар юкка чыгачак.

· Бензин яки керосин сибү дә файдага гына. Аларны су белән катнаштырырга кирәкми.

· Манный яки тары ярмасын күп итеп кырмыска оясы тирәсенә салырга кирәк.

· Көл сибү дә - кырмысканы юк итүдә бер чара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев