Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кышның беренче көне белән, дуслар

    Менә бу елның соңгы, ә кышның беренче ае - декабрь дә башланды.

    Халыкта "Декабрь елны тәмамлый, кышны башлый", дигән әйтем бар. Кышларыгыз җылы һәм могҗизаларга бай булсын. Юлларда сак йөрегез, сәламәтлегегезне саклагыз! Кышны исән-имин уздырып җибәрергә язсын!

    Бүгенге көнгә сынамышлар:

    - Беренче декабрь нинди булса, кыш шундый килер.

    - Кышның беренче көнендә һава торышы ничә кат үзгәрсә, кыш та шундый үзгәрүчән булыр.

    - Беренче декабрь көнне аяз булса, яз иртә килер, - диелгән халык сынамышларында.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: