Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Көзнең матурлыгы – фотоларда һәм шигырьләрдә

Бик тиздән агачлар алтынсу төскә керер, бакчаларыбыз бушап калыр. Сезгә көзнең матурлыгын чагылдырган фотолар һәм шигырьләр тәкъдим итәбез.

 

Көзге урман

Көзге урман бигрәк матур,

Гаҗәп ямьле, ягымлы.

Көзге муллык урап алган,

Бизи туган ягымны.

Бу гүзәллек дөньясына

Карап тордым таң калып.

Каршылый усак иңенә

Чуар шәльяулык салып.

Имән тагы да мәһабәт,

Сылу зифа ак каен.

Көязлеген гел арттыра

Купшы юкә көн саен.

Җир өстенә түшәлгәннәр

Алтын-көмеш тәңкәләр.

Үрмәкүчләр үреп куйган

Җептән нечкә ятьмәләр.

Әбиләр чуагы булгач,

Һава саф, балдай татлы.

Табигать үзе тудырган

Бу илаһи тын чакны.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

 

Килдем әле урманыма

Тагын җәйләр үтеп китте,

Күңелдә моңнар гына.

Көз дә аңлады хәлемне,

Кушылып елый миңа.

Хәсрәтемне белгәч, яфрак

Яшел төсен ташлады.

Башта алтынга манчылды,

Аннан җиргә ташланды.

Җил сыйпый яшьлек эшләрен,

Кошлар моңлы көй җырлый.

Табигать балаларының

Күңелен һәрчак аңлый.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

Көзге урман 
Урманнарга барсам, хәйран калам 
Җете, матур, ачык төсләргә. 
Күбәләкләр сыман, бөтерелеп, 
Көзге яфрак ява өсләргә. 
Гаҗәпләнеп карыйм агачларга 
Нинди генә төсләр юк анда! 
Көз-художник, сокланырлык итеп, 
Сулыш өргән, ахры, урманга. 
Алтын сыман яфракларын изәп, 
Каршы ала сылу каеннар. 
Миләшләр дә якут төймә таккан 
Әйтерсең лә, горур ханымнар. 
Өрәнгеләр йолдыз яфракларын 
Бүләк итә көзге аланга. 
Янәшәдә генә, күрегезче, 
Сәлам бирә көяз балан да. 
Шыбыр-шыбыр килеп серләшәләр 
Көрән яфраклы усаклар. 
Бүре курысында кызыл алка 
Искитмәле матур бу чаклар. 
Яшеллеген саклый еллар буе 
Төз наратлар, мәгърүр чыршылар. 
Хозурланып, шушы гүзәллеккә, 
Булдыралсаң, дустым, җыр чыгар. 
Урманнарга керсәң җырлап җибәр 
Монда, чынлап, сулыш ачыла. 
Гөлләмәсен тотып кулларына 
Урман үзе килә каршыга. 
Алтын сары, кызыл, көрән төсләр 
Күз яуларын алып балкысын. 
Урман- байлык аны саклау кирәк 
Бу нисбәттән, дустым, хаклысың. 
- Җир-ананың үпкәләре,-диеп 
Хак әйтәләр аның турында. 
Һәр фасылның гүзәллеген раслап, 
Шаулап үссен урман тагын да. 

Фәридә Җәмилева.

Исәнбай.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев