Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Мирзалиф Харасовның вафатына 40 көн булды

Сагынабыз сине, Мирзалиф

66 яше туларга санаулы көннәр калганда арабыздан киткән Тәбәрле авыл җирлеге башлыгы Мирзалиф ХАРАСОВның вафатына 40 көн булды. Мирзалиф Миргазиз улы авыл халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып, халык белән уртак тел табып эшли белде. Урамда очраганда машинасын туктатып, елмаеп хәл белеп китүе дә – авылдашларына карата булган тирән хөрмәт билгесе бит. Без аны бик юксынабыз. Урамда чакта да, авыл җирлеге Советы урнашкан бина яныннан узганда да килеп чыгар да елмаеп эндәшер кебек тоела. 

Мирзалиф бөтен гомерен туган авылына, туган халкына хезмәт итүгә багышлады. Шофер да, учетчик-бригадир да, баш агроном да, бригадир да, колхоз рәисе дә булды. Ә 2006 елдан Тәбәрле авыл җирлеге башлыгы итеп сайланды. 

Ул эшләгән дәвердә авылда бик күп эшләр башкарылды: авыл урамнарына таш түшәлде, Тәбәрле авылында яңа ФАП төзелде, Яңа Акхуҗада су торбалары алыштырылды, урам утлары яңартылды, өч авылда да электр баганалары алыштырылды, ике күпер салынды.  Табигать байлыгы булган чишмәләр каралды, һәр авылда да зиратлар койма белән әйләндереп алынды. 

Җәмәгате Әнсәрия белән бер ул, ике кыз тәрбияләп үстереп олы тормышка озаттылар. Барысына да югары белем алырга ярдәм иттеләр. 

Алар Тәбәрледә тату, тырыш, хезмәт сөючән үрнәк гаилә булдылар: абзар тутырып мал-туар асрадылар, күпләп бал кортлары тоттылар. Ерактан ук балкып торган йортлары каршындагы бакчага, ишегалдына кергәч үзеңне җәннәт бакчасына эләккәндәй хис итәсең. Биредә төсләр балкышыннан, чәчәкләр матурлыгыннан күзләр чагыла. Мирзалиф кына шушы матурлыкны ташлап иртә китеп барды. Тәкъдирдә язганны үзгәртеп булмый шул, гомере шулай кыска булгандыр, күрәсең. 

Урының оҗмахта булсын, Мирзалиф туганыбыз, авылдашыбыз. Син – безнең күңелләрдә. 

Зәмфирә ДӘҮЛӘТШИНА. 
Яңа Акхуҗа авылы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев