Мәхәббәтнең яше бармы?
Бу хакта педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова сөйли
"Мәхәббәт яшь чакта, өйләнешкән мәлдә генә була, аннары бетә, хөрмәткә әйләнә" дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Чынлап та, шулаймы соң бу? Гомумән, мәхәббәтнең яше бармы?
Бу хакта педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова белән сөйләштек.
"Мәхәббәт, барыбыз да белгәнчә, ул – үзе иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта… Һәркем мәхәббәткә яңа сулыш өсти, аны сакларга тырыша. “Хөрмәт”, “дуслык”, “мәхәббәт” кебек төшенчәләрне берләштереп карар идем, чөнки алар бер-берсе белән тыгыз бәйле. Без туйларда да яшьләргә бер-берегезне хөрмәт итегез, дус-тату яшәгез дип телибез. Тормышта да шундый үгет-нәсыйхәт бирәбез.
Кешенең үз парына карата хөрмәт булганда, мәхәббәт беркайчан да югалмый. Кирәк урында сабыр булып, эндәшми калу, кеше янында үз парыңны хурламау, һәм инде низаг чыкканда, ике як та гаепле икәнен танып, уртак килешүгә килү мәхәббәтне сакларга ярдәм итә.
Мәхәббәтнең яше бармы соң? Әлбәттә, күпләр мәхәббәтнең яше юк дияр. Әйе, яраткан кешең синең яшьтәшең яки яшь аермагыз 5-8 яшь булса, бу очракта килешәм, мәхәббәтнең яше юк. Ләкин яшь аермагыз зур икән, бигрәк тә ир хатын-кыздан 14-15 яшькә яшь булса, бу фикер белән килешмим. Бу инде мәхәббәт түгел, ә ихтыяҗ була.
Һәркемгә бәхет, озын гомерле, тигез мәхәббәт телим", - диде Гөлүсә Малик кызы Низаметдинова.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев