Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Мошенниклар кармагына эләкмәс өчен нишләргә

Мошенниклар кармагына эләкмәс өчен түбәндәгеләрне истә тотыгыз: 

- акча отуыгыз турындагы СМС-хәбәрләргә игътибар итмәгез; 
- телефоннан шалтыратып нинди дә булса якыныгыз бәлагә дучар булганлыгын һәм аны коткару өчен билгеле суммада акча кирәклеген әйтәләр икән, башта мәгълүматның дөреслеген тикшерү өчен әлеге якыныгызга шалтыратып алыгыз; 
- таныш булмаган кешеләргә ишек ачмагыз; әгәр әлеге кешеләр үзләрен социаль йә коммуналь хезмәт белгечләре дип таныштыралар икән, документларын сорагыз. Документларын күрсәткәч тә ишек ачарга ашыкмагыз. Күршеләрегезне чакырыгыз йә шул учреждениеләргә әлеге хезмәткәрләр турында белешеп шалтыратыгыз; 102 телефоны буенча полиция бүлегенә хәбәр итегез; 
- таныш булмаган кешеләргә документларыгызны (паспорт, пенсия, ветеран таныклыклары һ.б.лар) бирмәгез; 
- таныш булмаган кешеләрнең үзләрен генә бүлмәгездә калдырмагыз; 
- акчаларыгызны, кыйммәтле әйберләрегезне урамда очраган йә өегезгә килгән күрәзәчеләргә ышанып тапшырмагыз; 
- үзләрен сәүдә фирмалары вәкилләре дип таныштырган таныш булмаган кешеләрдән зур ташлама белән азык-төлек, вак-төяк көнкүреш техникасы, дарулар алмагыз; 
- санаторийга ташлама белән юллама рәсмиләштерү өчен өегезгә килгән һәм моның өчен алдан түләү таләп итүче кешеләргә ышанмагыз; 
- пенсия аласы көнне почта бүлекчәсенә туганыгыз яки яхшы танышыгыз белән барыгыз. 
Валентина ДОЛЖЕНКОВА, 
Әгерҗе бүлеге юрисконсульты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев