Рафаэль Сәхабиев вафат булган
Рафаэль Сәхабиев 1951 елның 8 июлендә ТАССРның Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туган.
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). ТАССРның халык артисты, опера артисты, камера җырчысы, педагог, режиссер Рафаэль Сәхабиев вафат. Бу хакта Инстаграм битендә Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов хәбәр итә.
«Рафаэль Сәхабиев вафат… Урының оҗмахта булсын!», — дип яза ул.
- Рафаэль Сәхабиев 1951 елның 8 июлендә ТАССРның Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туган. 1976 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты (1976 елдан).
- 1974 елдан башлап концерт эшчәнлеге алып бара, 2001 елдан — доцент. 1997 елдан Казан консерваториясенең опера классында эшли. ТАССРның атказанган артисты (1980). ТАССРның халык артисты (1987).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев