Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Рамил Шәмсетдинов колониягә хөкем ителде

Компенсация дә түләргә туры киләчәк

Читадагы икенче көнчыгыш округ хәрби суды Рамил Шәмсетдиновны бергә хезмәт итүче солдатларны үтерүдә гаепле дип тапты. «24 ел да алты айга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм каты режимлы колониягә озатырга», - дип игълан итте суд вәкиле хөкем карарын.

РИА Новости агентлыгы судка сылтама белән хәбәр итүенчә, Шәмсетдиновка шулай ук зыян күрүчеләргә (дүртесенә – һәркайсына 1,5 миллион, икесенә – һәркайсына 1,3 миллион һәм берсенә 1,2 миллион сум) компенсация дә түләргә туры киләчәк.

Шәмсетдинов хөкем карарын тыныч кына тыңлаган. Прокурорлар әлегә суд карары белән риза булмыйча шикаять бирү нияте турында белдермәде.

Чыганак: Татар-информ-татар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев