Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Рамил Ясәвиев истәлегенә: "Беренче урында һәрвакыт гаилә..."

Гармунны кулдан төшерми

Бүген килеп ирешкән Рамил Ясәвиев үлеме хакында кайгылы хәбәр күп кенә райондашларыбызны тетрәндерде. Ә бит әле кайчан гына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның җәмәгате Гөлсинә ханым янында Республика көне алдыннан дәрәҗәле бәйрәмдә катнашкан 53 гаилә арасында Әгерҗедән август аенда бергә яшәүләренең 40 еллыгын билгеләп үткән Рамил-Лилия ЯСӘВИЕВлар да булды. 2017 елда басылып чыккан әлеге язманы Рамил абый рухына дога булып барсын дип кабатлап бирергә булдык...

 

ПАР БАЛДАКЛАР

- Әлеге истәлекле бәйрәмгә бик дулкынланып бардык, - дип сөйли Лилия ханым бәйрәм тантанасында алган хис-кичерешләре турында. - Г.Камал театры артисты Равил Шәрәфиев, яраткан җырчыбыз Салават һәм аларның җәмәгатьләре, профессорлар, фән эшлеклеләре, гади авыл кешеләре - кемнәр генә юк иде тантанада?! Барысының да быел истәлекле еллары икән. Без, мәсәлән, рубин туебызны билгеләп үттек. Салаватларныкы - энҗе туй. Әлеге мәҗлес барышында бер табын артында утырган гаиләнең оныклары тууын хәбәр иттеләр. Бу да - нинди күңелле вакыйга бит.

- Президентыбызның "Гаилә кеше өчен бик мөһим. Анда рухи-әхлакый традицияләргә нигез салына. Сез үзегезнең үрнәктә тәрбияле ул-кызлар үстердегез. Алар - республиканың бүгенгесе һәм киләчәге", дигән сүзләре аеруча күңелемә кереп калды, - дип әңгәмәгә кушыла Рамил абый. - Чынлап та, гаилә - җылылык та, бердәмлек тә, бәрәкәт тә, мәхәббәт тә, тигезлек тә ул. Бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп, яратып яшәсәң генә гаилә нык була. Ә безнең гаиләдә ярату, хөрмәт, аңлашу - барысы да бар.

Көмеш фужерлар һәм алтын балдаклар әлеге тантананың кадерле истәлеге булып сакланыр Ясәвиевлар гаиләсендә. Ә анда төшкән фотосурәтләр стеналарындагы "Безнең бәхетле гаилә" почмагында лаеклы урын алыр...

БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТ

Мәктәптә укыганда "Көзге бал" бәйрәмендә күзе төшә Рамилнең Лилиягә. Шуннан соң ул аны кулыннан ычкындырмый. Казан кооператив техникумын тәмамлагач Сабага эшкә билгеләнгән Лилия белән армиядә хезмәт иткән Рамил арасында атнага ничә тапкыр хатлар йөрде икән?! Өйләнешкәндә дә 21 яшьтә генә булалар. Әмма яшь булсалар да, Рамилнең төпле, тәртипле булуы, хатынының күзенә генә карап торуы, Лилиясенең сабырлыгы аларның арасын тагын да ныграк якынайта гына.

Тимер юлда, район эчке эшләр бүлегендә эшләгән Рамил, озак еллар район кулланучылар системасында хезмәт куйган Лилия күп вакытларын эштә уздырсалар да, бик еш командировкаларга чыгып китсәләр дә, алар өчен беренче урында һәрвакыт гаилә була.

- Калинин урамында мичле, сусыз, бернинди уңайлыклары булмаган баракта яшәгән яшьлек елларыбыз иң бәхетле чор булгандыр. Юллар юк, кызыбыз Альбинаны җитәкләп, улыбыз Марсельне күтәреп эштән кайта идем. Әмма ир кайтуга табын әзер, өй җыештырылган, бөтен җирдә тәртип була иде, - ди Лилия ханым.

- Әгәр өлгермәсә, беркайчан да тавыш чыгармадым. Бергәләп эшләве тагын да күңелле һәм рәхәт бит. Хәзер дә без өйдәме, бакчадамы - һәр эшне икәү башкарырга тырышабыз, - дип елмая Рамил абый.

КИЯҮ БҮЛӘГЕ

Төп нигездә яңа йорт салып чыгалар Ясәвиевлар. Рамил абыйның әнисе Фатыйма апа әле исән була ул чакта.

- Әни безнең белән яшәде. Балаларны үстерешергә ярдәм итте. Рамилләр үзләре биш малай, өч кыз үскәннәр. Әни белән әти аларны укытырга тырышканнар, тормышта үз юлларын табарга ярдәм иткәннәр. Тормышта ныклы терәк һәм таяныч булырдай ир үстергәннәре өчен гомерем буе рәхмәтле мин аларга, - ди Лилия ханым.

Ә туй көнендә Лилиянең әти-әнисе Рамилгә гармун бүләк итәләр. Кырык ел инде ул гармунны кулыннан төшергәне юк гаилә башлыгының. Әнә, хатынының күзләренә карап, матур хисләргә бирелеп җыр суза ул:

Иреннәрең - кызыл чия,

Күзләрең - зәңгәр төймә.

Гомерлеккә сөйдем сине,

Ташлап китәр бу димә...

Ә җавап итеп Лилиясе үзе язган шигырьне укый:

Рәхмәтем сиңа Ходайдан яусын,

Җылы җил булып сөйсен, назласын.

Яшьлек хисләре исләрдә калсын,

Сүнмәс мәхәббәт картлыкта янсын...

ЛИЛИЯЛӘР - БҮЛӘККӘ

Һәр бәйрәмдә - туган көнме, 8 Мартмы, өйләнешкән көннәреме - Рамиле чәчәкләр бүләк итә Лилиясенә.

- Әле кар да эреп бетмәгән була, Рамил миңа беренче умырзаялар алып кайта. Табигатькә чыксак, кыр чәчәкләре җыя. Бәйрәмнәрдә элек розалар бүләк итә иде. Хәзер - лилияләр, - ди елмаеп Лилия ханым.

БЕРГӘ - ГОМЕРГӘ

Ясәвиевлар сәламәт яшәү рәвеше алып баралар. Кышын чаңгыда йөриләр, җәен велосипедта җилдерәләр. Табигать кочагына җиләк, гөмбәгә йөрергә яраталар. Ә кичтән кулларына Коръән китабы алалар.

- Лилия Әгерҗедә мәдрәсә тәмамлады. Аның үрнәгендә мин дә гарәпчә укырга өйрәндем, - ди Рамил абый.

Әнә шулай, һәрвакыт бер-берсен тулыландырып торалар алар.

- Кырык ел бик бәхетле яшәдек. Әле тагын күп еллар пар канатларыбыз каерылмасын, шушы йортыбызда балалар, оныкларны сөенеп каршы алып яшәргә язсын, - дип телиләр Ясәвиевлар һәм яңа тормыш башлаучы парларга да бер-берсенә булган ярату хисләрен безнең кебек гомер буе саклап яшәргә насыйп булсын иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев