Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ренат Ибраһимов үлеменең нечкәлекләре билгеле булды

    Танылган җырчы 14 май көнне 74 яшендә вафат булды

    Танылган җырчы Ренат Ибраһимов 74 яшендә арабыздан китте. Ул яхшы физик формада булган һәм хәтта хатыны белән тагын бер бала алып кайту турында да уйлаган. Бу хакта тол калган Светлана ханым НТВ каналындагы "Ты не поверишь!" Тапшыруында сөйләгән. Ул шулай ук Ренат әфәнденең үлеменә бәйле нечкәлекләр белән дә уртаклашкан. 

    "Бу хәл минем әти-әни өендә булды. Ул өстәл артында, әти-әнинең кулында җан биргән. Тромб. Бу коронавирус аркасында. Ирем 2020 елда авырткан иде. Без ул тромбларны дәваладык. Әмма...",- дип сөйләгән Светлана ханым.

    Ул 4 бала белән тол калды. Кечкенәсенә 5 яшь кенә. Ренат Ибраһимовның төрле никахлардан 8 баласы бар. 

    Чыганак: Шәһри Казан 

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: