Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Рәхмәт белдерәбез

Исәнбайда гомер кичергән, авылдагы соңгы сугыш һәм хезмәт ветераны булган кадерле әткәебез Сәгыйть Фәссәх улы Тютеевны озакка сузылган рәхимсез авыру 93нче яшендә безнең арадан алып китте.

 

Авыр кайгыбызны уртаклашкан район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламовка, хәрби комиссар Илгиз Галиевка, Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираевка, әтиебез авырганда медицина ярдәме күрсәткән амбулатория табибәсе Әлфия Бәхтиевага, кадерле кешебезнең хәлен гел белеп торган Вилин Шәйхетдиновка зур рәхмәт.

Мәрхүмнең җәсәден ислам кануннары нигезендә барлык йолаларына туры китереп пакьләгән, соңгы юлга озатырга ярдәм иткән авылыбыз имам-хатибы Сәетҗан Шәриповка, мәчет картларына, авылдашларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Исән-сау булыгыз, якыннарыгыз белән бәхетле яшәгез.

Мәрхүмнең барлык якыннары исеменнән улы Хәниф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев