Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Рөстәм Нәбиев Путинга инвалидларның проблемалары турында сөйләде

Видеоконференциядә катнашты

Танылган блогер, спортчы Рөстәм Нәбиев Россия Президенты Владимир Путин белән видеоконференциядә катнашты. Ул үзе турында сөйләде һәм мөмкинлекләре чикле кешеләргә бәйле кыенлыклар турында да әйтеп узды:

– Мин спорт һәм туризм инфраструктурысы буенча махсус программа булуын теләр идем. Җайлаштырылган мохит дибез, тормышта бик җайлашмаган шул ул. Мәсәлән, инвалидларга пляжларда бернинди уңайлыклар каралмаган: диңгезгә бара торган юлда коляска өчен юл юк… Ә бит анда кешеләр меңәрләгән чакрым юл үтеп килә һәм диңгезгә берничә дистә метр ара калгач, төртелеп кала. Эльбруста булып кайттым. Анда канат юлы бар, ләкин электроподъемниклар, шул кабинкага илтүче пандуслар юк. Минем тауга күтәрелүемне күзәтеп баручылар белә, кайбер җирләрдә ирләр күтәреп барырга мәҗбүр булды.

Рөстәм Нәбиев үзе дә тирә-якны җайлаштырубуенча мөрәҗәгатьләр булганда булыша. Моңа өстәп туган авылында спортзалны авыл яшьләре өчен җиһазлады.

Спортчы егетнең палннары зурдан. Киләсе елның сентябрендә ул 8201 биеклектәге Чо Ойю тавына күтәрелергә җыена.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев