Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Сабан туе кайда һәм ничек узачак?

Алдан фаразлап булмый

Мөселман өммәте Ураза гаетен өйдә генә уздырды, ә менә Сабан туен ничек оештырулары әле билгеле түгел. Аның каравы ТАССРның 100 еллыгына бәйле чаралар булачак. Тик күп кунак чакырып түгел.

Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова белән онлайн брифингта сүз коронавирустан кала башка яңалыклар турында да барды.

Журналистлар үзизоляция шартларының яңа «йомшаруы» кайчан көтелә дип кызыксынды. Галимова сүзләренчә, әле алдан нидер фаразлау бик үк дөрес булмас иде. Ниндидер нәтиҗәгә килү эпидемиологик вазгыятькә генә бәйле. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда 26 медицина оешмасында 2577 койка-урын резервы бар. Көн саен республикада 4 мең тирәсе коронавируска тест уздыралар.

Коронавирус булса да, Татарстан өчен мөһим булган датаны игътибарсыз калдыру мөмкин түгел. ТАССРның 100 еллыгын тыйнак кына – халык күп җыелган зур чараларсыз гына оештырачаклар. Төп вакыйга Дәүләт Советында булачак. Анда тантаналы утырыш узачак. «Россия почтасы» исә бәйрәмгә 250 мең данә махсус марка чыгарачак. Бер гасырлык юбилей уңаеннан номиналы өч сум булган истәлек монетасы да барлыкка киләчәк. Аның алгы ягында – Россия гербы, ә артында Казан Кремле фонында милли киемнәрдән биеп торучы яшьләр сурәтләнгән.

Ә менә Сабан туена килгәндә, җитәкчелек аны уздыру форматы турында уйлана башлаган икән инде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев