Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Сак булыгыз: Әгерҗедә мошенниклар йөри

Хөрмәтле райондашлар! Игътибарлы һәм сак булыгыз! Әгерҗедә берничә кеше, янгын турында кисәтүче автоном прибор урнаштырабыз дип өйләргә кереп, пенсионерларны төп башына утырталар икән.  

Янгын сүндерү частена бүген берничә кеше шалтыратып әлеге хәбәрне әйткән. Датчикларны урнаштыру өчен 3 меңнән 6 мең сумга кадәр акча сораганнар. Мошенниклар ялгыз яшәүче өлкәннәрнең ишекләрен шакыйлар икән. Кайбер очракларда СНИЛСларын күрсәтүләрен дә сораганнар. “Әгәр датчиклар урнаштырмасагыз, янгын сүндерүчеләр килеп күп суммада штраф салалар“, дип куркыталар дип сөйләгәннәр шалтыратучылар.

Ышана күрмәгез! Болар барысы да – ялган. Янгын турында кисәтүче автоном приборлар нибары 250 сум тора. Аны һәркем үзе дә куя ала.

  • Таныш булмаган кешеләргә ишек-капкаларыгызны ачмагыз, – дип кисәтә Әгерҗе яныгн сүндерү-коткару часте начальнигы Александр Парфенов. – Безнең Хезмәткәрләребез датчиклар кую өчен өйләргә йөрмиләр. Без аларны федераль программа нигезендә бушлай күпбалалы һәм матди яктан аз тәэмин ителгән гаиләләргә генә урнаштырдык.

Әгәр сезгә таныш булмаган кешеләр килә икән, документларын сорагыз, аларның паспорт мәгълүматларын исегездә калдырырга тырышыгыз һәм кичекмәстән 102, 22541 телефоннары буенча полиция бүлегенә яки 101, 24141 номерларын җыеп янгын сүндерү частена шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев