Сак булыгыз, мошенниклар: картадагы акчалар юкка чыккан
РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлегенә мошенниклык очрагы буенча күптән түгел хәрби хезмәттән кайткан бер яшь кеше мөрәҗәгать итте.
Әлеге эш буенча тикшерү алып барылганда шул ачыкланды: егетнең “ВТБ“ картасыннан билгесез абонентка тәүлекнең теләсә кайсы вакытында һәм төрле суммада барлыгы 20 мең сум акча күчерелгән. Ул картасын беркемгә бирмәве һәм аның аша бернинди банк операцияләре башкармавын әйтте. Без – полиция хезмәткәрләре аңа банкка дәгъва язарга тәкъдим иттек. Шуннан соң югалган акча кире счетка күчерелде.
Район халкын уяу булырга чакырабыз: мошенниклар әледән-әле халыкны алдауның яңа ысулларын табып кына торалар. Әлеге очракларның күбесе кәрәзле элемтә чаралары аша башкарыла. Интернет челтәре аша да күпләр мошенниклар кармагына эләгә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев