Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Шаршадыда яшәүче ХӘСӘНОВлар сигез балага әти-әни җылысы бүләк итәләр (ВИДЕО)

2005 елда Сабит–Илгизә Хәсәновлар балалар йортыннан 1,5 яшьлек Артурны алып кайталар. 2011 елда бертуган Сережа, Оля, Кристинаны үз канатлары астына сыендыралар. 2015 елда әлеге зур гаиләне Илшат, Илнар, Илнур, Адилә тагын да тулыландыралар

– Мин кечкенәдән бала җанлы булганмындыр, күрәсең. Моны сизгән әнием дә: “Кызым, синең балаларың күп булыр, иншаллаһ“, – дия иде. Әмма Ходай безгә ике генә бала бирде. Улыбыз Альберт, кызыбыз Таңсылудан соң күпме генә теләсәк тә бала алып кайта алмадык, – дип башлады әңгәмәне Илгизә ханым.

Аларның да үскәнен сизми калалар. Ул вакытта Сабит колхоз эшеннән бушамый, өй салалар, Илгизәгә дә өч эштә бил бөгәргә туры килә...

Бервакыт 18 яшьлек Альберт өйләнергә исәбе барлыгын әйтә. Әмма яшьләрнең гаилә тормышлары барып чыкмый. Улларына 1,5 яшь булганда яшьләрнең юллары аерыла.Килен иренә дә, каенана-каенатасына да баланы күрсәтми башлый.

– Бик нык борчылдым, хәтта депрессиягә бирелдем, – ди Илгизә апа. – Сабыйны бер күрү өчен әллә ниләр эшләргә дә риза идем.
Ул елны Таңсылу да, мәктәпне тәмамлап, шәһәргә укырга китәргә җыена. Шул чакта аның: “Әни, болай яшәп булмый. Әллә тәрбиягә берәр бала аласызмы?” – дигән сүзе Сабит белән Илгизәне уйга сала.

– Бу турыда озак уйладык... Чөнки бала ул песи баласы гына түгел бит. Ул – зур җаваплылык. Аның – үз авырлыклары, проблемалары... Иң мөһиме, баланы үзебезнеке итеп кабул итә, ярату-наз бүләк итә алырбызмы?Аны тәрбияләүгә көчебез җитәрме? Күңелне әллә никадәр сораулар борчыды, – дип сөйли Илгизә ханым.

Шулай да тәвәккәллиләр. Махсус курсларга йөриләр, опека бүлегендәге белгечләр үзләре белән әңгәмәләр уздыралар, балалар йортларына баралар.

– Шартыбыз да бар: безгә оныгыбыз яшендәге һәм аның исемен йөртүче малай кирәк иде, – ди Илгизә апа.
Табыла андый нарасый. Берникадәр вакыттан соң Казаннан шалтыраткач “очып“ баралар Хәсәновлар.

– Артур шундый кечкенә, 6 кило гына авырлыкта иде. Әмма терелеген күрсәгез... – дип сөйли Илгизә апа.
Авырулары да “бер кочак” була баланың. Шунда ук аларга хастаханәдә дә дәваланырга  туры килә.

– Шул чакта күңелгә “корт” керде. Баланы якын итә алмам кебек тоелды. Кире тапшыру турында уйлар да булды хәтта, – ди Илгизә апа.
Әмма иртән уянуга Артурның “мама” дип әйтүе, кочагына сыенуы, коридорда очраган һәркемгә “моя мама” дип сөенеп кычкыруы Илгизәнең бөтен шик-шөбһәсен юкка чыгара. Ул баланы күкрәгенә кыса...

...Артурга инде 17 яшь. Ул – бу гаиләдә, чын мәгънәсендә, әти-әни назына туенып яшәүче яраткан малай.

Материалны тулысынча газетабызның җомга санында укыгыз, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев