Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Шаршады авылы халкы батыр авылдашларын искә алды

Шушы көннәрдә Шаршады авылында туып-үскән, Даманский ярымутравында батырларча гомере өзелгән Әнвәр Зәйнетдиновның вафатына 50 ел тулды. Туган авылы Шаршадыда аны олы хөрмәт белән искә алдылар.                                                                                                   

Моннан нәкъ 50 ел элек халкыбызны тетрәткән вакыйгалар була, нәкъ 50 ел элек авылдашыбыз Әнвәр абый Зәйнетдинов тарихларда укып ятларлык батырлык кыла.

 Гап-гади татар авылында туып-үскән гап-гади малай. Шаршады авылында колхозчы Әхкыям абый белән Сәрбиямал апаларның бердәнбер малайлары. Иптәшләре белән Иж суларында колач җәеп йөзә, балык тота, дуслары белән таудан җилдерәтеп чаңгыда шуа, сыйныфташлары белән сыерчык оялары ясый. Вакыты җиткәч, ил чикләрен сакларга китә.  Солдат каешын буасы улын Ватан сугышларында йөреп кайткан әтисе: “Йөзебезгә кызыллык китерә күрмә”, дип озата. Кытай чикләренә китә аның улы.

  Ил алдында намус белән хезмәт итеп, инде туган өйгә кайтабыз дип торганда башлана Кытай провокаторларының һөҗүме. Даманский ярымутравында барган бәрелештә күп кенә солдатларыбыз һәлак була. Әнвәр абый да яралана. Ләкин иптәшләрен ташлап китми. Бер яралыны тынычрак урынга алып чыгып куя да икенчесе артыннан сугыш кырына кереп китә. Аларга дошман снаряды тия. Якташыбыз Әнвәр абый Приморск өлкәсенең Каменск- Рыболов авылында туганнар каберендә күмелә. Батырлыгы өчен “Батырлык өчен” медале һәм Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнелә.

Бер мизгел – мәңгелеккә калган батырлык. Аңа бу вакытта 22 яшь була, фотосурәтләрдә  безгә һәрвакыт яшь егет көлеп карап тора. Ә коткарылган солдат бүген дә исән, аңа 72 яшь.

   Шаршады авылы китапханәсендә батыр авылдашыбызны искә алу кичәсе булды. Кичәне Айсинә Зөлфәт кызы белән Эльмира Юныс кызы бик эчтәлекле итеп әзерләгәннәр. Әнвәр абыйның бертуган сеңелләре Фәгыйлә, Наилә апалар да кунакка чакырылган иде. Алар кызыклы истәлекләр сөйләделәр, балаларның сорауларына җавап бирделәр. Аннан соң обелискка чәчкәләр куйдылар. Батыр исемен йөрткән урамда яшәүләре белән горурланып таралышты балалар.

  Батырлыкка һәрвакыт урын бар, диләр. Ләкин ул батырлык гомерләрне алып китмәсен иде

                                                                                    Раушания Баһаветдинова.

Шаршады авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев