Шаршадыдан Илгизә Хәсәнова: “Әни“ дип дәшкәч, эредем дә киттем
Алтын йөрәгегез өчен рәхмәт
Шаршадыда гомер кичерүче Илгизә–Сабит ХӘСӘНОВлар гаиләсе опекага сигез бала алып тәрбияли. 8 июнь – Социаль хезмәткәрләр көнендә аларның зур гаиләсен Әгерҗегә чакырып хөрмәтләделәр.
Үзләренең бер ул, бер кызларын тәрбияләп үстереп, мөстәкыйль тормыш юлына озатканнан соң, Сабит белән Илгизә опекага бала алу турында уйлый башлыйлар.
– Йортта икебез генә калгач, күңелсез булып китте. Ирем белән киңәшләштек тә бала алырга уйладык. Шул ният белән балалар йортына юл тоттык. Әнә шулай итеп безнең гаиләдә яшь ярымлык Артур яши башлады. Яшермим: баштарак чит баланы ярата алырмынмы икән дип бик курыктым. Әмма икенче көнне Артур миңа “әни“ дип дәшкәч, эредем дә киттем, – дип сөйли хуҗабикә.
Артурның апасын эзләп балалар йортына баргач, андагы хезмәткәрләр өч бертуганны алырга тәкъдим итәләр. Риза булалар. Икенче юлы тагын дүрт бертуганны тәкъдим иткәч тә баш тарта алмыйлар. Менә шулай балалар саны сигезгә җитә. Шулар арасыннан бишесендә инвалидлык бар.
– Сәламәтлекләрен ныгыту өчен балаларны спортка тартырга тырышабыз. Нәтиҗәләр дә бар инде. Әйтик, Артур белән Сережа көрәш буенча районда гына түгел, республикада да матур гына уңышларга ирешеп киләләр. Сережа шахмат уйнау белән дә мавыга. Кристина белән Илшат армрестлинг белән шөгыльләнәләр. Илнур белән Адилә биергә яраталар, – дип сөйли Илгизә. – Илнарыбызның акрынлап сөйләшә башлавына бик сөенәбез. Алты яшендә без алып кайткан чакта нибары бер-ике сүз әйтә белә иде ул.
Опекага алган бер кызлары үз гаиләсен корган инде. Кызлары туган. Алар да атна саен бергәләп кунакка кайтып йөриләр, диләр.
– Безгә аларның һәркайсы бик кадерле. “Әти-әни” дип дәшәләр, бик ягымлылар. Хәзер инде тормышыбызны бу балалардан башка күз алдына китерә алмыйбыз. Үзебезнеке кебек алар безнең өчен, – ди Илгизә.
Балаларны шөгыльле итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышалар. Ишегалларында батут, бассейн, атынгычлар бар. Һәр баланың – үз велосипеды. Илгизә аларны Әгерҗегә секция-түгәрәкләргә дә йөртә.
– Ел саен бергәләп төрле лагерьларга ял итәргә барабыз. Шәһәрләргә экскурсияләр оештырабыз. Әйтик, узган ел балаларны җыеп Казанга алып бардык. Быел Ижауга барырга уйлап торабыз, – диләр.
– Балаларны эшкә өйрәтүнең мөһимлеген дә аңлыйбыз. Кызлар һәрчак минем тирәдә булсалар, малайлар Сабитка хуҗалык эшләрендә булышалар. Җәй көне бакчада иң зур ярдәмчеләребез алар, – ди Илгизә.
8 июнь – Социаль хезмәткәрләр көнендә аларның зур гаиләсен Әгерҗегә чакырып хөрмәтләүнең дә үз сәбәбе бар. Илгизәнең 30 елга якын гомере халыкка социаль хезмәт күрсәтүгә багышланган.
– Социаль хезмәткәрләр арасында әнә шундый алтын йөрәкле кешеләр булуы бер дә гаҗәп түгел. Аларның һәр көне башкаларга игелек эшләү белән үрелеп бара бит, – дип сәламләде бәйрәм уңаеннан онлайн режимда узган чарада ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт–Милосердие” депутатлар төркеме җитәкчесе Татьяна Ларионова. – Безнең депутатлар инициативасы белән 1 июньдә “Игелек кыл” дип аталган акция старт алды. Әлеге чара “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы бүлекчәсе белән берлектә тормышка ашырыла. Аның беренче этабы кысаларында медицина хезмәткәрләре гаиләләренә гаджетлар тапшырылган иде. Бүген мондый планшетны социаль хезмәткәрләрнең гаиләләренә бирергә карар кылдык.
Планшет белән бергә зур гаиләгә чәчәкләр бәйләме, торт, чәкчәк, балалар спорт комплексы алу өчен сертификат та тапшырылды. Болары – ТР профсоюзлар федерациясе бүләге.
– Безне, бигрәк тә балаларыбызны шулай сөендергәнегез өчен зур рәхмәт. Ул-кызларыбыз ил-көнгә лаеклы булып үссеннәр өчен алга таба да тырышлыгыбызны кызганмабыз, – диде җавап чыгышында Илгизә ханым.
– Спорт инвентарьларын өйгә алып кайтып урнашытырып та куйдык инде. Анда турник, баскычлар, боҗра, спорт белән шөгыльләнү өчен башка җиһазлар да бар. Балалар бик сөеңделәр, – дип хәбәр иттеләр икенче көнне Хәсәновлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев