«Син һәрчак минем йөрәктә»: Сергей Гавриловның якты истәлегенә
Сергей 1 октябрьдә махсус операциядә һәлак булды
“Исеңдәме, Серега? Бу фотога без каравылдан соң төшкән идек. Нинди яшь булганбыз әле. Алай гына да түгел, мәктәп эскәмиясеннән башлап күпме юл бергә үтелгән”, – дип яза социаль челтәрләрдәге битендә сарсакомгалы Анатолий Гордеев. Дустының юклыгына аның һаман да ышанасы килми.
Сергей ГАВРИЛОВ 1 октябрьдә махсус операциядә һәлак булды. Беренчеләрдән булып илебез иминлеге сагына баскан якташыбыз истәлегенә Анатолийдан дусты белән бәйле хатирәләрне уртаклашуын үтендек.
...Сергей кечкенәдән тормышны яратучын, шат күңелле булып үсә. Башка авыл малайлары кебек үк, бер эштән дә курыкмый. Ат өстендә дә чаба, авыл елгасын да йөзеп чыга. Бик оста итеп бакетбол уйный, мәктәптә спектакльләрдә катнаша. Башкалардан аны кыюлык һәм тапкырлык кебек сыйфатлар аерып тора.
– Сыйныфташлар белән кызыклы бер хәлне искә төшердек. Беренче укытучыбыз Тамара Сергеевна зур картоннан кара “икеле” билгесе кисте. “Икеле” алучыга шуны тотып өйгә кайтырга кирәк. Авыл буйлап әлеге хурлыклы билге белән узмас өчен, малайлар аны коймага элеп калдырырга, ә иртән мәктәпкә барганда янә тотып барырга дип уйлап чыгардылар. Ул турыда, әлбәттә, Тамара Сергеевна белмәде. Бу тапкыр һәм зирәк Сергей уйлап тапкан хәйләкәрлек иде, – дип сөйли Анатолий.
Беренче сыйныфка бергә китәләр алар. Күп чакта бер парта артында утыралар. Армиягә кадәр үк бер үк вакытта диярлек өйләнәләр. Армиягә дә бергә китәләр. Бер үк частька, алай гына да түгел, бер үк ротага эләгәләр.
– Безне – гаиләлеләрне Татарстанда хезмәт итәргә дә калдыралар иде. Әмма без: “Бакча артында гына хезмәт итәргә риза түгел! Нинди армия була инде ул аннан?!” – дидек катгый төстә. Зенит-ракета полкында хезмәт иттек. Икебез дә сержант булдык, – дип сөйли Анатолий. – Безнең белән бер ротада райондашларыбыз да хезмәт итте. Алар – Кичкетаңнан Ринат Гыйззәтов һәм Яңавылдан Әлмир Йосыпов. Без, дүртебез, бик дус булдык. Серега мәктәптә нинди булса, армиядә дә шундый ук “кызу” иде. Хәтеремдә: колагы артына “жировик” чыккан иде. Миңа лезвие сузган да кисеп алырга куша. Мин “юк”, дим, ул һаман кисәргә куша. Бик озак тарткалашканнан соң Серега җиңде. Әлеге “операция”не ул сүзсез генә, бик сабыр уздырды. Марш-бросокларны да шулай сабыр гына уздыра белде. Гомумән, тыныч хезмәт итте: бернидән курыкмады, зарланмады. Хезмәттәшләр дә бик хөрмәт иттеләр. Аның белән удмурт телендә сөйләшеп алгач, туган якны сагыну хисе дә беразга басылгандай була иде. Ул ялга да кайтып килергә өлгерде. Мине ул кайтканнан соң җибәрергә тиешләр иде. Әмма ул әлеге уемнан кире кайтарды. Авылда күңелсез, эш юк, янәсе.
Әнә шулай, “утны һәм суны” бергә кичкән егетләр армиядән соң да дуслыкларын өзмиләр. Гаиләләре белән йөрешәләр, бәйрәмнәрне бергә билгеләп үтәләр, шатлык-кайгыларын уртаклашып яшиләр. Икесенең дә һөнәрләре электр белән бәйле була. Соңгы елларда язмыш аларны тагын да якынайта. Сарсак-Омгада яшәүче Анатолий “Олимп” спорт комплексында эшли, Әгерҗедә яшәүче Сергей – район электр челтәрендә.
– Биналар рәттән генә урнашкан бит, – ди Анатолий. – Дустым белән еш күрешеп, яңалыклар турында сөйләшә идек. Әле хәзер дә спорт комплексыннан чыгуга күзем белән аны эзли башлыйм. Бәлки, кул болгар, сәлам бирер дип көтәм... Беренче тапкыр Сергей Украинага яз көне китте. Кайтканнан соң эшкә чумды (кыска гына гомерендә ул ике йорт салып керде).
– Икенче тапкыр җыенгач, мин аның янына килдем, – дип дәвам итә Анатолий. – Ул бакчада эшли иде. Безнең арада җитди сөйләшү булды. Минем килүемнең төп сәбәбе дустымны бару уенаннан кире кайтару иде. “Менә кара әле, – дип башлады ул һәм Украина хәрбиләренә засадага эләгүләре турында сөйләде. 18 кешедән өчесе генә исән кала. “Бөтенесе һәлак булды, ә мин калдым. Һәм бу очраклы гына түгел. Мин бурычымны түләргә тиеш!” – диде ул, катгый итеп. Мин аның үзе өчен инде барысын да хәл иткәнен аңладым. Бер нәрсә генә кызганыч: икенче тапкыр киткәч, ул миңа шундый матур фото салды. Тулы обмундированиедә, үзенең гранотометы белән. Аның үләренә бер атна кала телефонымны чистарттым. Соңыннан әлеге фотоны бик озак эзләдем. Кызганычка каршы, аны да алып атканмын. 27 сентябрьдә аңа берничә тапкыр шалтыраттым – җавап бирмәде. “Әйт, зинһар, син исәнме?!” дигән смска да җавап килмәде. Серега үлгән дигән беренче хәбәрләрне ишеткәч тә ышанасы килмәде. Ике көннән соң хәрби комиссар әйткәч кенә ышанырга туры килде. Аларга әллә беспилотник мина ташлаган, әллә башкасы... Бишәүләп окопта һәлак булганнар... Сергейның әнисе Лида апага бу кайгыны күрергә язмаган. Ул 2013 елда вафат булган иде. Ә менә әтисе Юрага бик авыр. Якыннары, дуслары, авылдашлары, хезмәттәшләре өчен дә зур югалту бу. Сергей гомер буе ышанычлы дус булды. Аны барысы да тынгысыз холкы, яхшы күңелле булганы өчен яраттылар. Шәхсән минем өчен аның үлеме – бик зур югалту! Син һәрчак минем йөрәктә сакланырсың, кадерле энем!
Екатерина САМСОНОВА
Анатолий Гордеев (сулдан уңга), Сергей Гаврилов солдат дуслары белән. / Фотоны А.Гордеев тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев