Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Син кайтмассың инде безнең янга..

Искә алу

Әниебез Мәдинә НУРМИЕВА Яңа Акхуҗа авылында эшче крестьян гаиләсендә туган. Ноябрьдә аңа 100 яшь тулган булыр иде. 

Ә әтием Салих белән гаилә тормышлары Әгерҗедә башлана. Алар биредә йорт сатып алалар. Әнием тимер юл пекарнясына икмәк пешерүче булып урнаша, әтием – милициягә. Икесенең дә гомерләре намуслы хезмәттә үтә. Сигез бала – дүрт кыз, дүрт малайга гомер бүләк итәләр. Безне эшкә өйрәтеп, тормышка яраклы кешеләр булып үссеннәр дип тырыштылар. Гомер буе үз киңәшләре белән безгә ярдәм итеп яшәделәр. Тырыш һәм тәвәккәл булдылар, бервакытта да уфтануны, зарлануны белмәделәр. Күп итеп мал асрадылар: ат, колын, сыер, тавыклар. Бер сыерыбызның игезәк бозаулар китергәне – истә.

Киң күңелле, бик сабыр, батыр йөрәкле, изгелекле кеше иде безнең әниебез. Аның берәрсе белән тарткалашканын, кемдер турында начар сүзләр сөйләгәнен хәтерләмим. Һәрвакыт ачык йөзле, олысы-кечесенә ягымлы булды. Безнең өй бервакытта да кешесез тормады. Якын һәм ерак туганнар, авылдашлар, дуслар, күршеләр – һәркемгә ишек ачык иде. Күп чакта кунып та киттеләр. Әти белән әни барысын да бертигез күреп кунак иттеләр. Безнең бусаганы атлап кергән һәркемгә әнинең мичтә пешкән хуш исле икмәге, өчпочмаклары, үзе баскан токмачлы ашы әзер иде. 

Мин гомерем буе әниемне борчымаска тырыштым, кулымнан килгәнчә булыштым. Вафатына 15 ел узса да, аны искә алмаган бер генә көнем дә юк:
Син киткәнгә күпме еллар үтте,
Күпме сулар акты, әнкәем.
Син өйрәткән яхшы сүзләрне
Һаман йөрәгемдә саклаем.
Бер сагынып кайтыр әле диеп,
Күпме күз яшьләре түксәм дә,
Син кайтмассың инде безнең янга,
Көннәр, айлар, еллар үтсә дә.

Төпчек кызы Зөлфия ШӘМСЕТДИНОВА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев