Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Цифрлы  телевидениегә күчү барышында компенсация каралган

ТР Министрлар Кабинеты Карары белән цифрлы  телевидениегә күчү барышында социаль якланмаган категория гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү максатыннан 2019 елда цифрлы телевизион приставка һәм антенна алуга киткән чыгымнар өчен компенсация каралган.

Компенсация алу хокукы түбәндәге категория гражданнарга бирелә:

  • балага айлык пособие алучы 18 яшькә кадәрге өч һәм күбрәк балалы гаиләләргә (тәрбиягә алган балаларны да кертеп): гаиләнең уртача кереме яшәү минимумы күләменнән 9170 сумнан артмаска тиеш;
  • балага айлык пособие алучы  инвалид балалары булган гаиләләргә (шулай ук гаилә кереме яшәү минимумы күләменнән артмаска тиеш);
  • 70 яшькә җиткән һәм өлкәнрәк ялгыз яшәүче пенсионерларга (пенсионерлардан торучы гаиләләргә): җан башына керем 20 мең сумнан артмаган очракта;
  • ялгыз яшәүче инвалидларга (инвалидлардан торучы гаиләләргә): җан башына уртача керем 20 мең сумнан артмау шарт.

Компенсация билгеләү өчен 2019 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:

  • шәхесне раслаучы документ;
  • компенсация билгеләү турында гариза (банкта яисә башка кредит оешмасында ачылган счет реквизитларын күрсәтү мәҗбүри);
  • мөрәҗәгать итүченең һәм гаилә әгъзаларының гариза язган айдан алдагы өч календарь айда керемен раслаучы документлар;
  • цифрлы телевидение сигналы кабул итү өчен сатып алынган цифрлы телевизион приставка һәм антеннага түләгәнлекне раслаучы документ.

Белешмәләр өчен телефоннар: 21066, 24233.

Эльвира ЗӘЙНЕТДИНОВА,

Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Әгерҗе бүлекчәсе мөдире.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев