Вертолет һәлакәтендә исән калган журналист: «Миңа бәхет елмайды»
Соңгы белешмә буенча, 8 кеше исән калган
Бүген Камачаткада «Витязь-Аэро» компаниясенең Ми-8 вертолеты Кроноцкий тыюлыгындагы күлгә егылып төшә. Фаҗигадә сигез кеше исән кала. Алар арасында телевидение алып баручысы һәм күзәтүче Николай Корженевский да бар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
«Дуслар, минем бар да тәртиптә. Миңа бәхет елмайды», — дип яза ул социаль челтәрләрдә.
Һәлакәткә очраган бортта 13 пассажир, шул исәптән бер бала, өч экипаж әгъзасы була.
Соңгы белешмә буенча, 8 кеше исән кала. Аларны Петропавловск-Камчатский шәһәренә китергәннәр.
Калган кешеләрне коткаручылар эзли. Алар һәлак булган дип фаразлыйлар.
Вертолет ярдан 700 метр ераклыкта 137 метр тирәнлектә була.
Җинаять эше ачылган.
Чыганак: Интертат
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев