Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Янгында зыян күргән Бимада яшәүче гаиләгә ярдәм кирәк

15 февраль – җомга кичендә Бима авылында яшәүче Леонид–Алена Миляевлар хуҗалыгында коточкыч янгын була. Нәтиҗәдә, йорт хуҗалары санаулы минутлар эчендә бернәрсәсез калалар, гомер буе җыйган мал-мөлкәтләре барысы да утта янып юкка чыгалар.

 

Сарайдан чыккан янгын күз ачып йомганчы башка каралты-кураларга күчә. Мунча, өй, гараж кара күмергә әйләнә. Хәтта абзардагы терлекләрне дә коткарып кала алмыйлар.

Янгында зыян күрүчеләрнең туганнары олы йөрәкле, мәрхәмәтле райондашларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр.

  • Бурдан кала, уттан калмый диюләре хак икән. Янгында зур зыян күргән туганнарыбызга кулдан килгәнчә булышлык күрсәтсәк иде. Без акчалата, әйберләтә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтле булырбыз, – диләр алар. 

Миляевлар гаиләсенә ярдәм күрсәтергә теләүчеләр акчаны банк карталарына күчерә алалар:

2202 2001 9193 5343 бербанк картасы)
5209 8594 3809 1313 к Барс банк  картасы)
Миляев Леонид Анатольевич
Зыян күрүчеләрнең кызлары Алена Красноперованың телефоны: 89600834427.

“Тамчыдан күл җыела“, диләр. Әйдәгез, Миляевларга килгән хәсрәткә битараф булмыйк, аларга кулыбыздан килгәнчә ярдәм күрсәтик.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев