Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Ярый әле бу хурлыкны әти–әниләре күрми

Тормыш елгалары бормалы

Ринат белән бу кыз арасын белгән Миннегөл апа аклы–күкле булды. Ишек яңагына тотынып калмаса, егыла иде, билләһи.

Риназ мондый ерак юлга бик сирәк чыга иде. Армиядә хезмәт иткән төпчек энесе: “Монда бөтен егетләр янына туганнары килә. Мине яратмыйсыз сез. Кирәгем шуның кадәр генә, ахры, килеп тә карамыйсыз”, – дип көн дә зарланып шалтыраткач, әти–әнисе киңәше белән Мәскәү астына сәфәргә кузгалды. Барганда авырлыгын сизмәгән иде, кайтканда йокламау үзен итте, тәмам изрәде егет. Бер–ике урында туктап берәр сәгать черем итеп алуның да файдасы тимәде. Авылга кайтып җитәргә күп тә калмаган иде, югыйсә, юк, күз тәмам йомылып бетте, хет күз кабакларын шырпы белән терәтеп куй. Бер урында хәтта юл кырына да төшеп китә язды. “Тукта, болай булмас, юл кырындагы полоса артына кереп бер унбиш минут кына булса да күз йомып алыйм, дип Риназ машинасын уңга борды. Туктап башын рульгә салуга бар дөньясын онытты. Хәтта төшкә кадәр күрде. Имеш, Ринат абыйсы белән болында куян куып йөриләр. Риназ тотам дигәндә генә Ринат эләктереп алмасынмы тегене. “Абый, син күтәреп кайтсаң, өйдә ачуланачаклар бит. Син аны миңа бир”, – дип Риназ абыйсы кулыннан куянны тартып ала да авылга таба йөгерә.

… Хатын–кыз тавышыннан уянып китә егет. Челтерәп аккан чишмә суыдай саф, чиста тавыш аны айнытып ук җибәрә. Бигрәк матур тавыш. Бу кызга җырчы булырга гына кирәк, дип мыек астыннан гына елмаеп куйды ул. Тукта, каян килгән монда хатын–кыз? Якын–тирәдә генә бер авыл да юк бит? Риназ киерелеп алды да, теләр–теләмәс кенә машинадан чыкты. Шунда аның күзе куыша–куыша агачлар арасыннан чыккан егет белән кызга төште. Егет куып җитеп кызны кочагына алды, иреннәр иреннәрне эзләп тапты...

Тукта, бу нәрсә? Әллә йокы аралаш күземә күренәме? Риназ кул арты белән күзләрен ышкып алды диа яңадан әле дә бер–берсеннән аерыла алмый торган парга текәлде. Ринат абыйсы түгелме соң бу? Ә тегесе, тегесе колхоз председателе Мәхмүтнең сәркатибе һәм … сөяркәсе. Я, Ходам. Риназ ни әйтергә белми тынып калды, аннан авыр сулап башын рульгә салды. Ринат абыйсы.... Кечкенәдән үзенә үрнәк итеп алган, һәр эштә аңа ошарга тырышкан тәртипле, булган, уңган абыйсы, яраткан туган апасының ире, берсеннән–берсе кечкенә өч бала атасы. Ярый бу хурлыкны әти–әниләре күрми. Әтиләре бик коры кеше, урында бәреп үтерер иде. Икесен дә. Әниләре борчылудан урын өстенә үк ятарга мөмкин. Юк, юк, аларга сиздерергә ярамый. Ә нишләргә? Күрә торып абыйны үзе казыган сазлыкка батырып булмый бит инде. Бу чая кызга ышанып булмый, хатыны, балаларыннан тартып алып кияүгә чыгып куюы да бар.

 Ә ничек әле ул чикерткә абыйсы ягына авышкан? Мәхмүттән артты микәнни? Ул пләмәнной үгезгә дә җитмәде инде. Хатын–кызны кулъяулык кебек алыштырып кына тора. Хатыны ничек түзәдер. Хәер, кая бара, балалар бар бит. Тукта, үзеннән арткан хатыннарны абыйга биреп бармыйдыр бит? Абый да аның чанасына утырган микән әллә? Юктыр ла. Әгәр дөрес булса.

Риназ башын күтәреп янәдән әле һаман да ялашып туя алмаган ир белән хатынга карады. Оятсызлар, диде ул ирен чите белән генә ачык тәрәзә аша төкереп. Кызык, минем карап торганны күрсәләр нишләрләр иде икән? Нишләргә? Кузгалсаң, машина тавышына игътибар итәчәкләр, болай күзәтеп тору да уңайсыз. Риназ яңадан башын иеп, аларны күрмәмешкә салышты.

Шунда башына килгән уйдан корт чаккандай сискәнеп куйды. Башын күтәреп абыйсының башын әйләндергән кызга текәлде. Ярыйсы гына нәрсәгә ошаган. Якыннан тагын да матуррактыр әле. Бер дә күз күргән нәрсә түгел, күрше авыл кызы микән? Анысын гына белешермен. Шуны абыйдан тартып алып үземә каратмасам, исемем Риназ булмасын. Ә ахырдан хатынлы ир белән йөргәне өчен күрсәтәм мин аңа. Тәмам үземә гашыйк иткәч, куып җибәрәм. Синең кебек кызларны шулай кызык итсәң генә.

Кабат башын күтәреп караганда иген басуына кереп киткән пар юкка чыккан иде. Абынып егылдылар, ахры, диде Риназ мыскыллы елмаеп һәм гадәт буенча авыз чите белән генә тәрәзә аша черт итеп төкереп куйды. Аннан машинасын кабызып ачу белән газга басты.

… Бераз тынычлангач, исән–сау әйләнеп кайтуы турында белдереп әнисенә шалтыратты. Озакламый үзе дә туган йорты бусагасын атлап керде. Әти–әнисенә яңалыкларны сөйләп, әнисе ясап биргән кайнар сөтле чәйне эчкәч, егеткә җиңел булып киткәндәй булды. Гәүдәләр арганны сиздереп изрәп төште, күзне йокы басты.

– Бар, улым, ят, ял ит. Ерак юл ардыргандыр, – диде әнисе улын башыннан сыйпап.

Әнисенең бу сүзләреннән соң утызга якынлашып килүче егет икәнен дә онытып, аңа сырпаланасы килде, кулларын тотып битенә куйды.

– Иркә кошым минем, – диде әнисе елмаеп.

Аның елмаюыннан бөтен өй эче яктырып китте. Риназ сабый бала кебек иркәләнеп торуына оялып, әнисенә рәхмәт әйтеп, тиз генә өстәл яныннан торды һәм йокы бүлмәсенә юнәлде.

Ул йокыдан уянганда көн кичкә авышып бара иде инде. Егетнең колагына тонык кына булып сөйләшкән тавышлар килде. Берсе әнисенеке, икенчесе...

– Кайтып җиткән икән, – дип уйлады Риназ.

Абыйсы өйгә кергәндә йоклаганга сабышты. Аның күзләренә карыйсы, аның белән сөйләшәсе килмәде. Тик...

– Әй, егет, әйдә, тор, күпме йокларга була, – дип тәки җилтерәтеп торгызды бит абыйсы.

Юк, берни сиздермәде Риназ, теле бик кычытса да түзде. Югыйсә, төне буе уйлап яткан планы җилгә очачак. Ә чәйләр эчкәннән соң юк сәбәпне бар итеп кәнсәләргә китте. Ишекне ачып бусагадан атларга өлгермәде, каршына май кояшы кебек балкып теге кыз килеп чыкты. Менә сиңа, бирәм дисә колына, китереп куяр юлына. Риназ ни әйтергә белми кызга текәлеп аптырап калды. Чибәр икән чукынчык. Абыйсы сайлый белә. Туган апасы да әнә чәчәк кебек.  Башыннан яшен тизлеге белән шундый уйлар узды егетнең. Колхоз рәисенең көр тавышыннан гына айнып китте.

– Риназ, син икәнсең, Ринат дип торам. Бар, Гөлзидәне авылына гына кайтарып куйчы. Ринат нишләптер тоткарлана, – диде ул егеткә машинасы ачкычын тоттырып.

Әһә, кызның исеме Гөлзидә икән. Үзе кебек матур. Ике балалы ирнең башын әйләндермәсә, егетләр беткәндер аңа. Шәп булды бит әле бу очрашу. Файдаланып калырга кирәк.

– Барабыз аны, Мәхмүт абый, бармыйбызмы соң, – диде Риназ Гөлзидәгә күз кысып.

– Кара аны, озаклап йөрисе булма, бер аягың тегендә, икенчесе монда булсын. Барасы җир бар. Машина кирәк булачак, – дип калды артларыннан председатель.

Хәйран гына сөйләшмичә бардылар. Риназ кызга күз төшергәләп алды, әмма тегесенең ник бер керфеге селкенсен. Харап икән, дип уйлады егет, горур булып кылана. Беләбез без синең нинди горур икәнеңне. Риназ ачуы чыгып машинаны кызулатты һәм күрә торып чокырга керде. Әллә кем булып утырган Гөлзидә күккә кадәр сикерде. Башын бәрде, ахры, йөзен чытты, әмма сер бирмәде. Дәшми калды. Аның бу кыланмышы Риназга ошады. Гафу үтенгән дә булды әле.

– Ринат алай каты йөртмиме әллә, чыраегызны сыттыгыз? – дип сораган булды.

– Белмим, аңа утырып йөргән юк.

– Кит әле, ничек ул сезне күрми калды икән? Бер чибәрне дә читкә җибәрми, кайчак хатыны белән өч баласы барын да оныта, диләр иде.

– Ничек инде, ул өйләнгәнмени?

– Белмим дигән буласызмы әллә?

– Мин бу авылныкы түгел бит. Каян белим.

– Ә менә мин өйләнмәгән. Һәм сезнең белән якыннан танышырга телим.

Гөлзидә башын артка ташлап кычкырып көлде. Кара, көлүе нинди матур икән.

– Сез авыл кызларына бер дә ошамаган. Көлүегезгә кадәр культурный.

Гөлзидә тагын пырхылдап көлеп җибәрде.

– Уф, рәхәтләнеп көлдердегез, ичмасам. Сезнеңчә авыл кызлары нинди була инде?

– Белмим, әмма икенчерәк, гадирәк дип әйтимме.

– Әйе, мин шәһәр кызы. Күрше авылга эшкә кайткан идем. Председателегез үзе янына чакыртып алды. Йөрим инде ике арада.

– Ә сез кияүгә чыгыгыз, йөрисе булмас.

– Әллә мине димлисез инде? Кемгә инде, сер булмаса?

– Үземә.

Гөлзидә тагын пырхылдап көлеп җибәрде.

– Сез мине беренче күрәсез бит әле.

– Булса ни. Күрдем дә гашыйк булдым. Ышанмыйсызмы?

– Кызык кеше сез. Әгәр мин риза булсам?

– Риза булсагыз, барабыз да гариза бирәбез.

– Каршы килсәм?

– Кич урлап алып китәм.

Кыз авыз чите белән генә елмаеп куйды да, күңелсезләнеп калды. Аннан күзләре белән каядыр еракка төбәлде. Бер мәл салонда тынлык урнашты. Беренче булып Гөлзидә телгә килде.

– Элегрәк сез кайда булдыгыз икән? Тормышым тәмам буталып беткәнче дип әйтүем.

– Сез аны яратасызмы?

– Кемне?

– Тормышыгызны бутап бетергән кешене.

Кыз Риназга текәлеп карап торды да тагын кычкырып көлә башлады.

– Сәер кеше сез. Җитди сөйләшә белмисез. Әмма миңа сезнең белән җиңел, рәхәт. Күптән мондый тойгы кичергән юк иде.

– Димәк, сез риза?

– Нәрсәгә?

– Миңа кияүгә чыгарга.

– Кинәт кенә андый адым ясарга без бала–чага түгел бит. Уйларга кирәк. Ә, бәлки, сез шаяртасыз гынадыр? Миннән көлү өчен.

Бу юлы инде Риназга аптырар вакыт җитте. Әллә сизенә инде? Юктыр ла, каян башына килсен ул арада. Юк, ни булса да тимерне кызуында сугарга кирәк. Кабат абый белән очрашса, эшне бозып куюлары бар. Аннан безнең туганнар булуны да белми, ахры. Шулай күренә. Монысы да шәп. Тик яратмаган кеше белән гомерен ничек үткәрер? Әй, анысы турында уйламыйк әле. Яши башлагач күз күрер. Яратмаслык кыз түгел бит.

– Риназ, ник сүзсез калдыгыз? Риза булыр дип курыктыгызмы әллә?

– Ә? Юк, киресенчә риза булмасагыз нишләрмен, дип борчылам.

– Сезнең бөтен сорауга җавап әзер. Карале, Риназ, чыннан да, әйдә бер тилелек эшлик әле. Язылышыйк та кайтыйк. Бөтен проблемаларны шулай бер селтәнүдә хәл итик.

Көтмәгәндә әйтелгән бу сүзләрдән Риназ ничек тормозга басканын сизми дә калды. Машина әллә нинди тавышлар чыгарып юл кырына килеп туктады. Егет бераз сүзсез утырды да машинаны район үзәге ягына таба борды.

– Тик бер шартым бар. Туйга кадәр бу хакта икебездән башка беркем белмәскә тиеш. Сюрприз ясыйбыз. Ризамы? – дип сорады егет Гөлзидәдән.

– Риза. Кап та коп, сукыр Якуп.

Көлештеләр дә юлларын дәвам иттеләр. Юл буе туй турында хыялланып бардылар. ЗАГСта Гөлзидәнең танышы булып чыкты. Ике атнадан язылыштырырга вәгъдә итте.

Ике атна буе очрашып йөрде алар. Яшерен генә. Ринат та, егетнең әниләре дә белмәде. Әйтсәң, җиткерүләре бар, дип түзде Риназ. Бары тик туган апасына гына сер итеп: “Бераз түз, акылга утыртам мин аны, башка чит хатын–кызга карамаслык итәм”, – диде.

Бу көннәрдә Гөлзидә белән Риназ тәмам бер–берсенә ияләшеп бетте. Егет гашыйк булырга да өлгерде. Төшләрендә күреп уяна, бераз күрмәсә, сагына башлый. Ярату шул буладыр инде.

Абыйсының кара көеп йөрүеннән Гөлзидә белән аралары бетүе турында сизенеп җиңү шатлыгы кичерде ул. Өйләнешкәнне белсә, нишләр әле. Ярый, ярый, күпне өмет итсәң, аздан коры калуың бар. Хатының, балаларың була торып, чит хатыннар янына йөрисең юк. 

Язылышканнан соң Гөлзидә белән Риназ туры авылга егет йортына кайттылар. Ишек төбендә аптырап каршы алган әти–әнисенә егет:

– Таныш булыгыз, килен алып кайттым, – диде.

Ринат белән бу кыз арасын белгән Миннегөл апа аклы–күкле булды. Ишек яңагына тотынып калмаса, егыла иде, билләһи.

– Шулай кирәк иде, әни, – диде эшнең нидә икәнен сизенеп алган Риназ    аның колагына.

Шуннан соң гына Миннегөл апага бераз җан керде. Яшьләрне түргә чакырды.

– Ник алдын әйтмәдегез. Туй өстәле әзерләгән булыр идек.

– Без туй итмәскә булдык. Иртәгә җылы якка ял итәргә китәбез.

Бу сүзләре белән ул хәтта яшь хатынын да аптырашта калдырды. Аның сораулы карашына кесәсеннән юллама алып күрсәтте.

– Миннән туй бүләге, – диде ул Гөлзидәне бит очыннан үбеп алып.

Әтисе шалтыратырга өлгергән, ахры, шул арада капка төбенә машинасы  белән Ринат килеп туктады. Моны күреп Гөлзидә аптырап калды.

– Абый килде, – диде Риназ.

– Ринат синең абыең?

– Әйе. Ник белмәдеңмени?

– Юк. Әйттем бит инде, бу авыл халкы белән таныш түгел мин.

– Борчылдыңмы?

– Нигә?

– Ринатның минем абый булганга?

Гөлзидә барын да аңлады. Тик дәшмәде. Хәзер аның янында Риназы бар. Бердәнбере.

– Хәйләкәрем минем, – диде ул Риназга сыенып. – Миңа синнән башка беркем кирәкми.

Риназ хатынын кочагына алды. Шул вакыт ишектән Ринат белән туган апасы килеп керде. Яшь парны күргән Ринатның йөзенең ничек үзгәрүен сүз белән генә язып бетереп булмый. Аклы–күкле булды ул. Ә менә туган апасы май кояшы кебек балкый иде.

– Котлыйм сезне. Бәхетле булыгыз, – диде ул һәм Риназның колагына гына рәхмәт дип өстәде.

– Абый, син котларга теләмисеңмени?

– Елан син, – диде абыйсы бер энесенә ишетелерлек кенә итеп.

Аннан хатынын кочагына алды да (имеш, Гөлзидәне көнләштерә):

– Котлыйм.  Безнең кебек тигез, матур гомер итегез, – диде.

Шаулашмыйча гына чәй эчтеләр. Әнисенең өлгерлеге. Шул арада нинди өстәл әзерләгән. Хәер, аларның чәй ашыннан өзелеп торганнары да юк бит. Беренче булып Риназ телгә килде.

– Нишләп берегез дә “әче” дип кычкырмый. Туй булгач туй булсын инде. Әче. Әче.

Үзе үк хатынын торгызып иреннәреннән үпте, үзе күз кырые белән абыйсына күз ташлады. Аның шартларга җиткән кыяфәтен күреп көләсе килде.

Ашап–эчкәннән соң киленнәр савыт–саба юа башлады, ә абый белән эне саф һава суларга урамга чыгып китте. 

– Ни арада танышырга өлгердегез инде? – диде беренче сүз итеп Ринат.

– Сезнең икегезне юл кырындагы полосада күргәннән соң. Туган апа белән балаларың өчен йөргем авыртты. Күпме кызлар артыннан йөрергә була инде, абый. Чәчәк кебек хатының, алмадай кызларың бар. Туган апа китеп барса нишләрсең? Әллә ул берни ишетми һәм күрмидер дип уйлыйсыңмы?

– Димәк, син миңа үч итеп кенә өйләндең?

– Сине кызык итәм дип таныштым. Аннан гашыйк булганымны үзем дә сизми калдым. Яратам мин аны, абый. Син безнең араны бозарга тырышма инде.

– Безнең араны беркем һәм беркайчан бозмаячак. Минем өчен бары син генә бар, сөеклем, – диде ирен кочып каяндыр килеп чыгып, соңгы сүзләрен ишетеп калган Гөлзидә.

– Ә сиңа, Ринат, урыныңа утырырга вакыт инде. Күпме читкә йөрсәң дә, мине генә яратканыңны беләм бит,  – диде елмаеп аның артында басып торган  хатыны Фирая. – Әйдә, кайтыйк, матурым, өебезгә, балалар янына. Яшьләр ял итсен. Аларның тормыш дигән ерак юлга китәсе бар.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X