Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Ятимлек ачысын сиздермәскә тырышабыз: Владимир–Нина Рассказчиковлар оныклары Светаны тәрбиялиләр

Нина ханымның күзендә яшь кипкәне юк

“Кызыбыз Регинаның гомере өзелгәндә оныкларымның берсе – сигез яшьлек, икенчесе алты айлык кына иде. Менә җиде ел инде Светаны үзебез тәрбиялибез. Ә бер тапкыр да “әни“ сүзен әйтә алмаган, аны бары фотоларыннан гына күреп белгән кечкенә Димабызны Чиләбе өлкәсендә яшәүче әтисе үстерә“, – ди Нина Рассказчикова күз яшьләрен сөртеп. 

Ничек кенә сабыр, түзем булырга тырышса да, җиде ел инде Нина ханымның күзендә яшь кипкәне юк. 

–    Якты дөнья белән хушлашканда кызыбызга нибары 33 яшь иде. Киявебез белән бик матур тормыш кордылар. Без дә аларның бәхетенә сөенеп яшәдек. Регинабыз гаиләсен, тормышны, кешеләрне яратты. Үзе бик ачык, мәрхәмәтле, киң күңелле, ярдәмчел иде. Аның турында үткән заманда сөйләү ифрат авыр, – ди ана уфтанып. 

Әнисен югалтканда Света 2нче мәктәпнең икенче сыйныфында гына укый торган була. Әби-бабасы, әнисенең сеңлесе Татьяна аңа иң газиз кешесен алыштыралар. Укытучысы Ольга Вәлиуллинага да бик рәхмәтле Рассказчиковлар. 

–    Оныгыбызны үз баласыдай якын күрде. Игътибар-назын жәлләмәде, – ди Нина ханым аның турында. 

Оныкларының хәленә керә белгәне өчен хәзерге сыйныф җитәкчеләре Раилә Галиевага да бик рәхмәтле алар. 

Үзләре дә яраткан оныкларына ятимлек ачысын сиздермәскә тырышалар. Гомере буе район үзәк хастаханәсенең балалар бүлекчәсендә өлкән шәфкать туташы булып эшләгән Нина Николаевнага оныгын тәрбияләүдә балалар психологиясен яхшы белүе дә ярдәм итә. Светага төрле яклап булышырга тырыша ул. Җәйге каникул вакытларында җылы якларга сәяхәтләр оештыра, санаторийларга алып бара. Елга берничә тапкыр Чиләбе өлкәсенә энесе янына кунакка баруны да матур традициягә кертәләр. 

–    Алар – ике бертуган. Бер-берсен белеп, якын итеп, апалы-энеле булып үссеннәр, – ди Нина ханым. 
Света быел 9 сыйныфны тәмамлый. Ул әби-бабасына олы терәк тә инде хәзер. Аларны тәмле ризыклар пешереп тә сөендерергә тырыша. 

–    Оныгыбыз пешергән пицца, коймаклар бик тәмле килеп чыга. Бәрәңгене аның кебек мин дә кыздыра белмим әле, – ди әбисе. 
Фатирларын да гөл кебек итеп тотарга оныгы булыша. 

–    Кечкенәдән һәркайда тәртип булырга тиеш, чисталыкка өйрән дип үстердем, – ди Нина Николаевна. 
Ул Светаның үзе кебек медицина юлыннан китүен тели. 

–    Минем төп хыялым – оныгыма һөнәр сайлауда булышу һәм аны укытып олы тормышка озату, – ди Нина ханым. 
Әнә шулай, тирән кайгы белән сыналган бу гаилә тормыш ямен һәм матурлыгын оныкларында күрергә тырышып яши бүген. 

–    Света бик тә әнисенә охшаган. Ул хәзер кызыбыз Регинаның үсмер чагын хәтерләтә. Берүк, Ходай аңа матур киләчәк бүләк итсен. Ә безгә аның бәхетенә һәм уңышларына сөенеп яшәргә язсын, – ди Нина ханым.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев