Язмыш аңа артык кырыс булды: Нургали Мәхәммәтшин истәлегенә
Авыр туфрагы җиңел булсын
Кукмара районының Байлангар авылы егете НУРГАЛИ МӘХӘММӘТШИН белән Казан дәүләт университетында бер чорда укыдык. Бик тә милләтҗанлы, татар телен, әдәбиятын "үлеп" яратучы, төннәр буе китап укучы, бик кызыклы, гыйлемле әңгәмәдәш иде ул. Безгә фәнни атеизм фәне кергәндә дә студентлар ашханәсендә ашаганнан соң дога кылмый чыкмый, һәр эш-гамәлен "Бисмилла"дан башлый иде.
"Универны" тәмамлагач, юллама белән килеп, Әгерҗе районының Шаршады мәктәбендә укытты. Аннан, Ижаудагы универда (УдГУ) татар бүлеге ачылгач, Нургалине татар әдәбияты укытырга чакырдылар. Әгерҗе районыннан бу уку йортында белем алган бик күп укытучы кызлар остазлары Нургали абыйларын әле дә мактап искә алалар.
Әмма... язмыш каты сынады аны. Ничек шулай килеп чыккандыр... Кем гаепле... Белмим... Имеш-мимешләргә биреләсем килми... Кыскасы, Нургали "психушка"га килеп эләкте. Мин моны соңлап, бик соңлап, 5 елдан соң гына белдем. Хәлен белергә барганда ул элекке егет түгел иде инде. Бу йортта кеше итмәгәнлекләрен аңлыйсыз, чамалыйсыздыр. Авыруы, андагы атмосфера, тирә-юнендәге шундый категория авырулар, үз телендә аралашырга бер татар да юклыгы, өстәвенә, ничә еллар туган ягы Байлангардан бер хәбәр дә булмау Нургалине бик нык сындырган иде. Ә менә хәтере - күпләр көнләшерлек. Укуны тәмамлаганга 36 ел узса да, бөтен группадашларын исем-фамилияләре, туган районнары, хәтта авыллары белән искә алды. Универдагы укытучыларын, галим-галимәләрне, татар язучыларын да бик яхшы хәтерләвенә таң калдым. Байлангар урамнарын, туганнарын, авылдашларын, хәтта яшел үлән чемченеп йөрүче каз бәбкәләренә кадәр сагынуын сөйләгәндә тамагына төер тыгылды, күз яшьләре акты... Ирләр дә елый диюләрен менә шунда күрдем.
Нургали яныннан бик авыр тәэсир белән кайттым. Аннан соң да хәлен белергә барып йөргәндә группадашлар җибәргән күчтәнәчләр белән сыйланганда әле берсен, әле икенчесен искә алып утырды... Әмма елдан-ел сүнә барды егетебез.
... Ә кичә, 17 февральдә, интернаттан аның инсульттан вафат булуын хәбәр иттеләр... Аралашып яшәүче группадашлар белән мәңгелек йорты чит җирләрдә генә булмаса ярар иде дип борчылган идек. Рәхмәт, Байлангар җирлеге башлыгы Илфат әфәндегә хәбәр итү белән, мәрхүм авылдашының җәсәден туган ягына алып кайтуны оештырды. Бүген Нургалине Сарапулдан ун ел буе бик тә җирсеп, төшләрендә күреп, саташып яткан авылына озаттык. 60 яшьтә гомере өзелү бик кызганыч булса да, соңгы тукталышы газиз туган Байлангарында булуына, без, 1983 елда универны тәмамлаган төркемдәшләре, шатландык, әлбәттә. Мәрхүм белән хушлашырга Казан ягында яшәүче группадашлар да килеп җиткәннәр. Зәмһәрир салкында Нургалине озатырга килгән авылдашларына да рәхмәт.
... Авыр туфрагың җиңел, урыннарың җәннәттә булсын, группадаш дустыбыз Нургали...
18.02.2021
Рәмзия Зарипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев