Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Заманында Әгерҗе районы газетасында эшләгән язучы һәм журналист Госман Гомәр вафат

Госман Гомәр 60нчы елларда элеккеге Красный бор районының (хәзер территориясе Әгерҗе районына карый) «Ленин юлы» исемле төбәк газетасы редакциясенә бүлек мөдире вазифасын башкара.

Соңыннан ул Татарстан Журналистлары берлегендә консультант һәм җаваплы секретарь булып эшли. 1970 елдан 1987 елга кадәр «Татарстан яшьләре» газетасының җәмәгать оешмалары бүлеген җитәкли. Аннары журналистлык хезмәтен «Ватаным Татарстан» газетасында дәвам иттерә, халыкара «Заман» газетасында бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары, яңартылган «Татарстан» журналында бүлек мөдире вазифаларын башкара. 2002 елдан башлап ул фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
Журналист буларак, Госман Гомәр көндәлек матбугатта 1949 елдан языша башлый. Ул — заман тормышының агымдагы мөһим темаларына багышланган дистәләгән кызыклы язмалар, күләмле очерклар, мәкаләләр, фельетоннар авторы. Үткән гасырның сиксәненче-туксанынчы елларында тәҗрибәле журналист үзенең каләм көчен матур әдәбият мәйданында да сынарга керешә.

Язучы 87 яшьтә вафат. Аның белән хушлашу бүген була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев