Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ветераннар

Әгерҗедә һәлак булган якташларны бер минут тынлык белән искә алдылар

Онытырга хакыбыз юк

Әгерҗенең яңа мемориаль комплексында узган Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 32 ел тулуга багышланган тантаналы чарага әфганчылар, аларның якыннары һәм дуслары гына түгел, ә "Ватан", "тынычлык", "намус" төшенчәләре беренче урында торган һәркем килгән иде.

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Әгерҗе районы башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов һәм хәрби комиссар Илгиз Галиев мөрәҗәгать иттеләр.

– Безнең солдатлар Әфганстаннан бурычларын тулысынча үтәү хисе белән чыктылар. Алар сугышта да, җирле халыкка да һәрьяклы ярдәм күрсәттеләр. Авыр сынауларны батырларча башкарып чыккан якташларыбызга рәхмәт, - диде Ришат Тимерович.

- Ир-ат һәрвакыт Ватан мәнфәгатьләрен якларга әзер булырга тиеш. Ил тарихын онытмау, киләчәк буыннар аяз һәм тыныч күк астында яшәсен өчен, сугыш елларында һәлак булганнарның барысын да истә тоту мөһим, – диде Илгиз Наил улы.

Әгерҗе районында 2006 елда әфганчылар һәм башка локаль конфликтларда катнашучыларның ветераннар хәрәкәте оештырылды, ул вакытлар узу белән «Сугышчан туганлык»ның район бүлекчәсенә әверелде.

- Без һәлак булганнарның якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Геройларыбызның батырлыкларын һәрвакыт истә тотачакбыз. Дусларыбызның исемнәрен хәтердә саклаячакбыз. Безнең әфганчылар хәрәкәте, үсеп килүче буынга тәҗрибә биреп, алга таба да яшьләр арасында патриотик эш алып барачак, - дип ассызыклады бүлекчә җитәкчесе Рәшит Гарифуллин.

Россия өчен Әфганстан - төзәлмәс яра. Бу сугышта бик күп совет солдатлары һәлак булды. Аларныңһәммәсен дә бер минут тынлык белән искә алдылар.

Аннары ветераннар, район җитәкчелеге һәм 2 нче урта мәктәп юнармиячеләре мемориалга чәчәкләр салдылар.

- Безнең якташларыбыз мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак, - дип йомгаклады алар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев