Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ветераннар

Әгерҗедәге ялгыз өлкәннәргә ярдәм итәләр

Моның өчен өлкәннәрнең 22558 телефон номерына шалтыратуы гына кирәк.

Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә өлкән кешеләрнең кибетләргә, даруханәләргә, башка учреждениеләргә йөрүен чикләү максатыннан социаль яклау бүлегендә 22558 “кайнар линия” телефоны булдырылган иде.

  • “Кайнар линия” телефоны аша  элемтәгә кергән шәһәрдәшебезгә безнең хезмәткәрләр кибеттән кирәкле азык-төлек, дарулар алып кайтуда ярдәм иттеләр, – ди “Өмет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Ольга Еремина.

Ялгыз яшәүче өлкәннәр 22558 телефонына шалтыраткан очракта әлеге хезмәтләрне башкаруда алга таба да булышачаклар. Авылларда яшәүче ялгыз өлкәннәребезнең авыл җирлекләренә мөрәҗәгать итүләре сорала.   

Ялгыз өлкәннәргә беренче кирәк-ярак товарлар, дарулар алып кайтуда, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр башкаруда туганнары, якыннары, күршеләре дә ярдәмгә килә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев