Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ветераннар

Иж-Бубыйда яшәүче 99 яшьлек сугыш ветеранына – юбилей медале

Иж-Бубыйда яшәүче 99 яшьлек сугыш ветераны Фәрит ага Җамалетдиновның күкрәгендәге бүләкләре янына тагын берәү өстәлде: аңа Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медале тапшырылды.

Үзенә күрсәтелгән игътибарга, бүләкне тапшыруда мәктәп укучыларының да катнашуына бик сөенде ветеран. Мәктәпнең 11 сыйныф укучылары Диләрә Ваһапова һәм Зөлфия Чигвинцева шигъри күчтәнәчләр дә алып килгәннәр иде. Ә дәрәҗәле бүләкне ветеранга район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһапов та ветеран янына бүләкләр белән килгән иде.

Күптән түгел 99 яшен тутырган Фәрит ага  Буа районында туып-үскән, гомеренең күп елларын әлеге районда уздырган. Сугышчан юлы Минск шәһәрендә башлана аның. Полтава астында әсирлеккә эләгә. 1945 елда азат ителә.

Кызлар башкаруындагы:

Тыныч көннәр, тыныч иртәләрнең

Кадерен белеп яшә, юлдашым.

Безнең көннәр алда тагын да яхшы,

Тик сугышлар гына булмасын, – дигән шигъри юллар колакта озак яңгырап торды.      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев