Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ветераннар

Медицина ветеранына – туксан яшь

Бөтен гомерен Үтәгән авылы халкы сәламәтлеген саклауга багышлаган

Бөтен гомерен Үтәгән авылы халкы сәламәтлеген саклауга багышлаган Гәүһәрия ГАФАРОВАга 90 яшь тулды.

ГОМЕР БУЕ – ФАП МӨДИРЕ

1956 елда Минзәлә медучилищесын тәмамлагач та Үтәгән фельдшерлык-акушерлык пункты белән җитәкчелек итүне йөклиләр аңа. Үз эшен яхшы белүче, тырыш, үҗәт кыз тиз арада авыл халкының ихтирамын яулый. Төрле авыруларга каршы даими рәвештә профилактик эш алып бару, бигрәк тә балаларның сәламәтлегенә игътибар итү үз нәтиҗәсен бирә: 1962-1992 еллар аралыгында бер генә бала үлү очрагы да булмый. Ә Үтәгән ФАПы барлык күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарга чыга.

Намуслы хезмәте, җәмәгать тормышында актив катнашканы өчен бик күп бүләкләргә лаек була ул. 20 ел дәвамында авыл Советы депутаты булып сайлана, җәмәгать тормышында актив катнаша. 1992 елга кадәр Үтәгән ФАПы белән җитәкчелек итеп, лаеклы ялга чыга.

АВЫЛДАШЛАРЫМА КАЙНАР СӘЛАМ

90 яшьлек юбилеен Чаллыда сөекле оныгы Илфира тәрбиясендә каршы алды Гәүһәрия апа. Аны гомер бәйрәме белән котларга Иске Эсләк авыл җирлеге башлыгы Дамир Әхмәтов һәм авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфира Ямалиева, район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре – терапия һәм йогышлы авырулар бүлекчәләре өлкән шәфкать туташлары Әлфия Мөстәхимова һәм Гөлфия Булатова бардылар. – Шушы яшендә дә 
хәтере сокланырлык өлкән хезмәттәшебезнең. Бик күп хатирәләрне барладык, авыр һәм җаваплы хезмәтебез турында озаклап фикер алыштык. Килүебез өчен тирән рәхмәт сүзләре әйтеп озатып калды ул безне. Хөрмәтле авылдашларына да кайнар сәламнәрен юллады, – ди Әлфия Фәйзрахман кызы. Юбилярга район һәм авыл җирлеге, район үзәк хастаханәсе җитәкчелеге һәм профсоюз комитеты исеменнән чәчәкләр, бүләкләр тапшырганнар, иң изге теләкләрен җиткергәннәр.

– Безне шушы ук состав белән 95 яшьлек юбилеена да чакырып калды, – диләр, ветеранның тормышны яратуына сокланып.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев